Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия һәм Сүрия уртак хәрби күнегүләр үткәрә


Төркия һәм Сүрия уртак хәрби күнегүләр башлады. Төркия хәрби көчләр башлыгы бу чараны тарихта беренче шундый күнегү, дип атады.

Чара чик буен саклау хезмәтен камилләштерү максатында оештырыла, дип хәбәр ителде.

Израил саклану министры Әһүд Барак бу күнегүне "борчуга сала торган чара" дип бәяләде.

Төркия Израилнең төбәктәге иң якын беректәшләренең берсе. 2008 елда Төркия Израил белән Сүрия сөйләшүләрендә арадашлык итте.
XS
SM
MD
LG