Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Дилмөхәммәтов кулга алынды


Бәйсез “Мәйдан” гәзите мөхәррире Айрат Дилмөхәмәтов кулга алынды.

Моңа кадәр ул гәзите аша халыкны хакимияткә буйсынмаска чакыруда гаепләнеп йортында сак астында торуга хөкем ителгән иде. Башкаланың Киров районы прокуроры соравы буенча бу эш яңадан каралып, ул ирегеннән мәхрүм ителде.

Айрат Дилмөхәммәтовның кулга алынуын Мортаза Рәхимовның отставкасы якынлашуы белән аңлаталар. Хәтта ул президентны алыштырганда “тавыш чыгармас өчен махсус” тикшерү изоляторына ябылган.
XS
SM
MD
LG