Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президентлыкка генерал да дәгъва итә


Башкортстан президенты вазифасыннан алыначак дигән хәбәрләр дәвам итә. Инде бу хакта “Известия” гәзите дә хәбәр итте.

Аңа караганда, президент улы Урал Рәхимовның вазифасыннан китүе атасының отставкасын да якынайта. Моңа кадәр президент кәнәфиенә дәгъва итүчеләр арасында Санкт-Петербург хакимиятендә эшләүче Юнис Локманов булуын хәбәр итә иделәр.

“Известия” гәзите бу урынга дәгъва итүче яңа кешеләрне бәян итте. Алар: Федераль су байлыклары агентлыгы башлыгы Рөстәм Хәмитов белән Русия президентының Себер федераль округындагы вәкиле Анотолий Квашнин. Генерал Квашнин, Хәмитов кебек үк, чыгышы белән Башкортстаннан.

Бәйсез “Мәйдан” гәзите мөхәррире Айрат Дилмөхәмәтов кулга алынды. Моңа кадәр ул гәзите аша халыкны хакимияткә буйсынмаска чакыруда гаепләнеп йортында сак астында торуга хөкем ителгән иде. Башкаланың Киров районы прокуроры соравы буенча бу эш яңадан каралып, ул ирегеннән мәхрүм ителде.

Айрат Дилмөхәммәтовның кулга алынуын Мортаза Рәхимовның отставкасы якынлашуы белән аңлаталар. Хәтта ул президентны алыштырганда “тавыш чыгармас өчен махсус” тикшерү изоляторына ябылган.
XS
SM
MD
LG