Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочида тавышлар алдан бирелгән


Борис Немцов
Борис Немцов

Сочида хакимият вәкиле җиңгән. Тавышларның зур өлеше вакытыннан алда бирелгән. Оппозициядәге намзәтләр шикаять итә.

Беренчел нәтиҗәләргә караганда, якшәмбе Сочида үткән сайлауда җиңүне шәһәр башлыгы вазыйфасын башкаручы Анатолий Пахомов яулаган. Бердәм Русия вәкиле тавышларның 77% җыйган, диелә.

Оппозиция намзәте Борис Немцов 13.6% белән икенче, коммунист Юрий Дзагания 6.7% белән өченче урында. Оппозициядәге намзәтләр тавыш бирү вактында хәрәмләшүләр булды ди һәм мәхкәмәгә шикаять итәчәген белдерә.

Сочи башлыгы кәнәфие өчен көрәш аеруча кызу барды. Бу аңлашыла, Сочи – Русиянең гади шәһәре түгел. Мәшһүр ял итү урыны, анда президент утырмасы урнашкан. Иң мөһиме - 2014 елда анда кышкы олимпия уенннары үтәргә тиеш. Бу уңайдан миллардлаган доллар инвестицияләр көтелә.

Халыкара кызыксыну, ярышта танылган шәхесләр катнашуга карамастан, җирле матбугат сайлау ярышына әллә ни игътибар бирмәде. Тавыш бирүдә сайлаучының ни бары 38% катнашкан.

Анатолий Пахомов
Тавышларның ¾-ен шәһәр башлыгы вазыйфасын башкаручы Анатолий Пахомов яулаган. Оппозициядәге намзәтләр моны хәрәмләшү дип атый.

"Административ басымның болай көчле булганы юк иде әле, - ди Дзагания. – Намзәтләргә түләүле эфир вакыты бирелмәде. Бу сайлауны берничек тә демократик дип атап булмый."

Пахомов сайлау ярышында катнашмады диярлек. Халык арасына чыкмады, әңгәмәләр бирмәде. Ләкин дәүләт телевидениесе хәбәрләрдә гел аны күрсәтте.

Бәйсез сәясәт белгече Дмитрий Орешкин Пахомовның югары саннарына шик белдерә:

"Дүшәмбе иртәсенә тавышларның әле 80% гына саналган диелде, 1/5-е саналмаган. Гәрчә, хәттә федераль сайлауда да төңге 3-кә инде 90% саналган була. Димәк, сәхнә артында нәрсәдер төзәтеп, кирәкле саннар ясап ятканнар."

Вакытыннан алда тавышлар

Немцов фикеренчә, хакимиятләр бу сайлауда максатына ирешү өчен вакытыннан алда тавыш бирү ысулын киң кулланган:

"Белүебезчә, вакытыннан алда бирүчеләр басым астында тавыш биргән. Аларны эштән куу, эш хаклары түләмәү белән куркытканнар. Сочидагы эшсезлек, эш хакларының түбән булуын искә алганда, кешеләрне аңлап та була."

Газета.ру басмасы мәгълүматына караганда, Сочиның 30 меңләп кешесе тавышын вактыннан алда биргән – сайлаучының 11% дигән сүз. Гәрчә, тавыш бирүгә ике көн кала сайлау комиссиясе бу сан 5% чамасы гына дигән.

Өстәвенә, Сочи сайлавында Абхазиядәге Русия ватандашларына катнашу мөмкинлеге бирелгән. Нәтиҗәдә, вакытыннан алда тавыш бирүчеләр саны 27% җиткән.

Вакытыннан алда тавыш бирүнең ничек үткәнен Дмитрий Орешкин болай сүрәтли:

"Кешеләрне автобусларга төяп алып киләләр дә җитәкчеләренә ничек итеп тавыш бирергә кирәген аңлаталар. Нәтиҗә дөрес булмаса, сезгә яхшы булмаячак, дип кисәтәләр."

Немцов кешеләре оештырган exit-pool нәтиҗәләренә караганда, Пахомов 46%, Немцов 35%, Дзагания 17% җыярга тиеш булган. Моңа вакытыннан алда бирелгән тавышлар кертелмәгән.

Немцов рәсми нәтиҗәләрне танымаячагын, мәхкәмәгә шикаять итәчәген белдерде. Коммунист намзәтне дә ул шулай эшләргә өндәде.
XS
SM
MD
LG