Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукайның яңа рәсеме табылды


Габдулла Тукай, 1907 ел
Габдулла Тукай, 1907 ел

Габдулла Тукайның моңарчы җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган яңа рәсеме табылды. Аның эзенә язучы Зәки Зәйнуллин төшкән.

Моңарчы галимнәр дә күрмәгән Тукай рәсемен Зәки Зәйнуллин очраклы рәвештә таба. Язучы 19 апрельдә китап базарыннан әкиятләр җыентыгы сатып ала.

Әкият китабы татар телендә гарәп язуы белән 1909 елда ук нәшер ителгән. Тукай фоторәсемгә 21 яшьлек чагында, ягъни 1907 елда төшкән.

Зәки Зәйнуллин әйтүенчә, китапка Тукайның 20-ләп әкияте кергән икән. Шулар арасында “Җил белән кояш”, “Каз” дигәне дә бар.

“Әкиятләр китабын өйгә алып кайтып куйдым да, икенче көнне иртән торгач актара башладым. Китап үзе ак кәгазь белән тышланган. Тышлыгын ала башлаган идем, аның астыннан кеше төрткән кебек икенче ак кәгазь шуып чыкты. Ак кәгазьне алып карасам, шаклар каттым Тукайның фотосы ята. Рәсем артына 1907 ел дип язылган. Белгечләргә дә күрсәттем, моңа кадәр Тукайның күрелмәгән рәсеме”, ди Зәки Зәйнуллин.

Аның фикеренчә, Тукайның мондый рәсеме киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган. Әмма кайбер шәхесләр, әлеге рәсемне күргәнебез бар, дип әйтәләр икән.

Зәки Зәйнуллин
“Бәлки, әлеге рәсемгә моңарчы тап булучылар да булгандыр. Чөнки 1907 елда ук төшереп алынган рәсемне кем дә булса күргәндер”, ди язучы.

Зәки Зәйнуллин сүзләренчә, яңа табылган рәсемдә Тукай бик матур кыяфәтле. Тукайның мондый яхшы рәсеме башка юк.

“Рәсемдә Тукай артка таралып куелган калын чәчле. Шагыйрь үзе искитмәле чибәр кеше булып күренә. Өстенә свитер кигән. Тукайның түбәтәй киеп төшкән тагын бер матур рәсеме бар. Мин аны үзе исән чакта төшерелгән рәсем микән дип тә уйлап куям. Әмма бу рәсемдә Тукай тагын да чибәррәк. Тукайның мондый матур рәсем башка юк дип уйлыйм. Чөнки ул монда 21 яшьлек егетнең асылы”, ди ул.

Яңа табылган рәсем турында хәбәр “Чаян” журналында басылып чыгачак икән. Зәки Зәйнуллин яңа рәсем турында беренчеләрдән булып журналның мөхәррире Рәшит Зәкиевкә әйткән.

“Рәсемне күргәч, Рәшит Зәкиев тәгәрәп китә язды. “Тукай бит бу, Зәки абый!”, ди. Рәсемнең табылуы татар халкына зур шатлык булыр дип уйлыйм”, ди Зәки Зәйнуллин.

Язучыга табылган рәсемне Тукайга багышланган шигырь бәйрәменә алып чыгып, халыкка күрсәтергә тәкъдим иткән булалар. Әмма Зәки Зәйнуллин табылдыкны бәйрәмгә алып чыкмады.

“Анда кешегә күрсәтсәм, төшереп алалар да икенче көнне үк мин таптым, дип сөйли башлаячаклар”, ди ул.

Рәсемнең апрель аеңда табылуы очраклы хәл түгел, диючеләр дә бар Чөнки Тукайның тууы да, үлүе дә апрель аена туры килә. Шагыйрь иске вакыт белән 14 апрельдә, яңасы белән 26 апрельдә туган. Вафат булуы исә, иске вакыт белән 2 апрель, яңасы белән 15 апрельдә дип исәпләнә.
XS
SM
MD
LG