Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венесуэлада фәлестин вәкилчелеге ачылды


Фәлестин рәсмиләре Венесуэла белән рәсми мөнәсәбәтләр башлануы һәм Каракаста дипломатик вәкилчелек ачылуы турында белдерде.

Фәлестин тышкы эшләр министры Рияд әл-Мәлики президент Уго Чавес хөкүмәтенә Израилнең Газзә сызыгындагы соңгы хәрби чарасы вакытында фәлестиннәрне яклавына рәхмәтен белдерде. Венесуэла җитәкчесенең бу адымы Израил белән араларның бозылуына китергән иде.

Фәлестин рәсмиләре дөнья буйлап 97 дипломатик вәкилчелеге булуы турында хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG