Accessibility links

Кайнар хәбәр

Албания Европа Берлегенә керергә теләк белдерде


Албания премьер-министры Сали Бериши Прагага булган сәфәре вакытында Албанияне Европа Берлегенә алуны сорап рәсми мөрәҗәгать тапшырды. Бу ярты елда берлектә Чехия рәислек итә.

Европа Берлеге әгъзаләре Албаниягә берлеккә намзәт статусын бирү турында карар кабул итәргә тиеш.

Европа Комиссиясе Албаниянең Европа стандартларына якынлашуын күрсәтүе зарур, дип белдергән иде. Аерым алганда Албаниядән коррупциягә каршы көрәш һәм кеше хокуклары торышын яхшырту, мәхкәмә һәм дәүләт даирәләрендә реформалар уздыру таләп ителә.
XS
SM
MD
LG