Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эшкуарлар ачлыгы дәвам итә


Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә 9 көн элек ачлык игълан иткән эшкуарларны Русиянең “Яблоко” фиркасенең Башкортстан бүлеге дә яклап чыкты.

“Яблоко” фиркасе идарәсе Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовка мөрәҗәгать итеп, Нефтекамадагы эшкуарларның хәленә керүне һәм андагы хакимиятләрне акылга утыртуны сорады.

Хәбәр итүебезчә, Нефтекама шәһәрендәге “Шкафчык” исемле мебель кибете хезмәткәрләре 20 апрельдә ачлык игълан иткән иде. Ачлык игълан итүне оештыручылар сүзләренчә, алар эшкуарларга булган төрле басымнарга ризасызлык белдерә. Аерым алганда, алар үзләре эшләгән кибеттән куып чыгаруга бәйле ачлык игълан иткән.

“Шкафчык” кибетен анда эшләүчеләр арендага алып торган. Ә ике ел элек бу кибет бинасының хуҗасы булган Башкортстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы биредә идарә итүче компанияне алмаштыра. Ә инде яңа хуҗалар “Шкафчык” кибете җитәкчесе Халидә Суфияновага аренда бәясенең ун тапкырга арттырылуы хакында күрсәтмә җибәрә. Халидә ханым мондый бәяне башка сыймаслык күләм дип ризасызлыгын белдерә.

Шуннан соң инде мәхкәмәләшүләр китә. Быел арбитраж мәхкәмә идарә итүче компания файдасына карар чыгарып, “Шкафчык” кибете хезмәткәрләренә кичекмәстән бинаны бушатуны таләп итә. Менә шуннан соң кибетнең барлык 14 хезмәткәре дә ачлык игълан итә.

“Безнең ачлык игълан итүгә 9 көн булды инде, ләкин хакимиятләр безнең үтенечләрне ишетергә дә теләми. Күпләребез ач торудан бик йончыды”, ди кибет җитәкчесе Халидә Суфиянова.

Әлеге кибет хезмәткәрләренә бинаны бушату өчен куелган мөддәт чәршәмбе көнне чыга. Аннан, кибет җитәкчесе сүзләренчә, мәхкәмә приставлары аларны көч кулланып чыгара башларга мөмкин.

Нефтекама шәһәре кече эшкуарлары соңгы өч елда урамнарга каршылык чараларына байтак кына оештырды. Биредәге эшкуарлар шәһәр хакимияте җитәкчеләре ягыннан бизнесны үстерүгә мөмкинлекләр тудырылмауга, шәһәр түрәләре тарафыннан һәртөрле аяк чалуларның баштан ашкан булуына зарлана.
XS
SM
MD
LG