Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дуңгыз гриппы" Германиядә теркәлде


Германия рәсмиләре илдә 3 кешенең "дуңгыз гриппын" йоктырганын хәбәр итте. Бу чир белән авыручылар дөньяның 8 илендә теркәлде.

Вирус чыккан Мексикада 7 кешенең "дуңгыз гриппы"ннан үлгәне расланды. Барлыгы Мексикада бу чиргә охшаш авырудан 159 кеше үлгән. Авыручылар саны 2500 кеше, дип хәбәр ителә.

Дөнья Сәламәтлек Саклау Оешмасы эпидемияне булдырмау мөмкинлекләре бар, дип белдерде. Әмма бөтен илләрне чиргә каршы чараларга әзер булырга чакырды.
XS
SM
MD
LG