АКШ президенты Барак Обама бу вазыйфада 3 айда башкарган эшләренә нәтиҗә ясап бүген журналистлар белән очрашачак.
20 гыйнварда президент эшенә керешкәннән бирле Обама 9 илдә булган, 44 ил җитәкчеләре белән очрашкан.
Белгечләр Обаманың тышкы сәясәттә яңа бәйләнешләр булдыру өчен адымнар ясавын билгели.
Русиягә Обама мөнәсәбәтләрне өр-яңадан башларга тәкъдим итте. Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровка бүләк иткән "зур төймәгә басып" араларны яңадан җайлауны тәкъдим иткән иде. Аларның беренче очрашулары атом коралын контроль итүгә багышланды. Ел азагына кадәр Обаманың Мәскәүгә килүе көтелә.