Accessibility links

Кайнар хәбәр

Совет чорында Айтматовның татар тамыры яшерелгән


Чыңгыз Айтматов.
Чыңгыз Айтматов.

Хатыны Мария Айтматова язучының әнисе татар булуы турында сөйләргә ярамаганлыгын да әйтте.

Татарстанда Кыргызыстанда туып үскән һәм яшәгән язучы Чыңгыз Айтматовны искә алу чарасы узды. Анда татар, кыргыз һәм урыс мәдәният министрлары да чыгыш ясады. Бәйрәм Кыргызыстан һәм Русия президентлары килешүе нигезендә ясалган.

Камал театрында узган бәйрәмдә шулай ук Татарстан, Саха-Якутия, Таулы Алтайның язучылар берлеге рәисләре дә сәхнәгә чыгып сөйләде. Алар фикеренә күрә, Айтматов - Евразия тарихын, асылын тирәнтен аңлаган шәхес булган. Шулай ук аны галәмкүләм кадерле кеше, гомумкешелек проблемаларын ача белүче, дип тә атадылар.

Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева исә, Чыңгыз Айтматов тамырлары Кумара һәм Балтач районы татарларына барып тоташуын әйтте. Шул районнарда кунакта булган Айтматовның хатыны, кыз кардәше һәм улы да кунаклар арасында иде. Хатыны Мария Айтматова совет чорында язучының әнисе татар булуы турында сөйләнергә ярамаганлыгын да әйтеп узды. Чара Казанда узучы Шанхай хезмәттәшлек берлеге мәдәният министрлары очрашуы кысаларында оештырылды.
XS
SM
MD
LG