Accessibility links

Кайнар хәбәр

4 елдан Казанны танып булырмы?


FISU вәкилләре фикеренчә, дөньяда кризис барса да, Татарстан Универсиаданы югары дәрәҗәдә үткәрергә сәләтле. Татарстан җитәкчелеге 2013 елда Казанның яңадан тууын вәгъдә итә.

2005 елда меңеллык вакытында Казан бер яңарган иде инде. Ул вакытта дистә еллар Казанны күрми торганнар, аны танымаган иде. Җитәкчелек 2013 елда булачак Универсиага да, Татарстан башкаласын бөтенләй башка шәһәр итергә тиеш, ди.

Идел буе районында, элек “Рамстор” кибете урнашкан җирдән алып республика хастәханәсенә хәтле җир әлегә буш, әмма 4 елдан соң бу урын Казанның иң танылган җиренә әйләнәчәк, чөнки биредә Универсиада авылы калкып чыгачак.

Шушы көннәрдә FISU оешмасы баш сәркатибе Эрик Сайтронд белән җәйге Универсиадалар җитәкчесе Марк Вандеплас Казанның Универсиада үткәрергә никадәр әзер булуын тикшерде. Журналистлар белән очрашканда, алар сәфәрдән канәгать калуын әйтте. FISU җитәкчелеге дөнья кризисына карамастан, Татарстанда Универсиаданың югары дәрәҗәдә узачагына шикләнмәүләрен белдерде.

“Дөньяда бөтен кеше кризиска борчыла. Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кризис булса да Универсиаданы финанслау киметелмәячәк диде. Бу безне куандырды. Бүгенге көнгә кадәр Казанда эшләнгән эшләр белән канәгать. Универсиадага кагылышлы беренче рәсми хисапны исә, Татарстан җитәкчелеге июнь аенда FISUның генераль ассамблеясе утырышында ясаячак”, ди FISU оешмасы баш сәркатибе Эрик Сайтронд.


Әгәр федераль үзәк үз сүзендә торып финанслауны туктатмаса, бирелгән акчалар әрәм ителмәсә, республика җитәкчелеге әлеге эшкә намус белән караса, бәлки Казанда Универсиада шәһәрчеге төзелер дә. Әмма әлегә белгечләр бу мәсьәләгә бик шикләнеп карый. Шаккатырлык планнар тормышка да ашмаска мөмкин, ди алар.

Универсиадага төзеләчәк корылмаларның проектлары тупланмасы бар. Бу кенәгә FISU җитәкчелегенә дә тәкъдим ителде.

“Универсиада - 2013” муниципаль унитар оешма җитәкчесе Владимир Леонов сүзләренчә, Универсиаданың иң катлаулы корылмалары – 45 мең тамашачыны сыйдыра алырлык стадион, йөзү сарае һәм теннис академиясе. Республика президенты карары белән әлеге корылмаларның кайда төзеләчәге билгеләнгән инде. Әмма аларның нинди булуы әлегә билгесез. Бүген проектларны сайлау эшләре бара, ди Леонов. Аның сүзләренчә, Казанда Узачак Универсиаданың төп үзенчәлеге – уеннар тәмамлангач спорт корылмаларының инвесторларга түгел, ә югары уку йортларына тапшырылуы.

“Татарстан җитәкчелеге Универсиада корылмаларын югары уку йортларына калдыруга иреште. Тарихта мондый хәлнең булганы юк. Бу яңалык FISU вәкилләрен дә шаккаттырды. Гадәттә Универсиада авылларындагы торакны инвесторлар төзи иде. Уеннар тәмамлангач бу йортлар сатыла торган булды. Казанда Универсиада авылы исә федераль акчаларга төзеләчәк һәм киләчәктә ул студентлар шәһәрчегенә әйләнәчәк. Һәр уку йортына биредә билгеле урыннар бүленеп биреләчәк. Шул рәвешле без югары уку йортларының тулай торак мәсьәләсен дә хәл итәрбез дип ышанасы килә”, ди Владимир Леонов.

Универсиада авылы булачак җир
FISU җитәкчелеген уйландырган тагын бер мәсьәлә – татарстанлыларның Универсиада программасына тагын 12 спорт төрен кертү теләге. Билгеле булганча Универсиадага 13 спорт төре кергән. Алар: җиңел атлетика, футбол, баскетбол, волейбол, спорт гимнастикасы, йөзү, фехтование, теннис, өстәл теннисы, дзюдо, суга сикерү, су футболы.

Татарстанлылар бу исемлеккә бокс, милли көрәш, велосипед спорты, регби, ишү, пляждагы футбол, волейбол, чирәмдәге хоккей, мылтыктан ату спорт төрләрен дә кертергә тәкъдим итә. Әлегә чирәмдәге хоккейның гына Универсиада программасына кертелүе төгәл билгеле. Әмма Татарстанның Универсиада үткәрүче буларак үзенең дә 3 спорт төрен программага кертү мөмкинлеге бар.

Республика җитәкчелеге 2013 елга Казанның юл инфраструктурасы да нык кына үзгәрешләр кичерәчәк, дип вәгъдә итә. 4 ел өчендә Казан һава аланы төзекләндерелергә, метроның бер өлеше төзелеп бетергә, шәһәрне бөкеләрдән коткарачак берничә юл киселеше булдырылырга тиеш, ди алар.
XS
SM
MD
LG