Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта "дуңгыз гриппыннан" бала үлде


Американың Техас штатында "дуңгыз гриппыннан" 1 яшь 11 айлык бала үлде. Бу хәбәрне АКШның сәламәтлек саклау рәсмиләре раслады.

Мысыр сәламәтлек саклау министры Хәтем әл-Гәбәли, "дуңгыз гриппына" каршы чара буларак илдәге барлык дуңгызлар суелачак, дип белдерде.

Бу чир белән авыручылар дөньяның 8 илендә теркәлде.

Вирус чыккан Мексикада 7 кешенең "дуңгыз гриппы"ннан үлгәне расланды. Барлыгы Мексикада бу чиргә охшаш авырудан 159 кеше үлгән. Авыручылар саны 2500 кеше, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG