Accessibility links

Кайнар хәбәр

Eurasia Group: Медведев китәргә мөмкин


Eurasia Group белгечләре фикеренчә, Путин Кремльгә кайтырга мөмкин
Eurasia Group белгечләре фикеренчә, Путин Кремльгә кайтырга мөмкин
Кушма Штатларда урнашкан Eurasia Group исемле консалтинг төркеме дөньядагы финанс кризисы кайсы илләрдә нинди сәяси үзгәрешләргә китерә ала дигән сорауны тикшергән һәм шундый үзгәрешләр була алырдай 10 илне ачыклаган. Исемлекнең башында өч ил тора - Пакстан, Украина һәм Русия.

Русия

Төркем белгечләре фикеренчә, кризис вакытында эшсезлек арту, керемнәр кимү сәбәпле, Русиянең кайбер төбәкләрендә урам җыеннары башланырга мөмкин. Хисапта әйтелгәнчә, андый чуалышлар яз һәм җәй айларында Урал һәм Себер төбәкләрендә башланып, соңыннан эре шәһәрләргә таралырга мөмкин.

Нәтиҗәдә силовиклар, Бердәм Русия һәм коммунистлар ярдәмендә хөкүмәттәге кайбер либералларны читләтүгә ирешә ала. Ахыр чиктә көзгә таба президент Медведев вазыйфасыннан китәргә, аның урынына Кремльдә янә Путин әйләнеп кайтырга мөмкин, дип саный Eurasia Group белгечләре.

Төркем җитәкчесе Йан Бреммер радиобызга биргән әңгәмәсендә әйтүенчә, Русиядәге хәлләрдә нефть бәяләре зур роль уйнаячак:

"Нефть бәясе 20 доллардан да түбәнрәк төшсә, андый тәрәкъкыят бик тә ихтимал. Ләкин эш нефть бәясендә генә түгел, сәүдә, инвестицияләр, болар барысы да әһәмиятле булачак. Русия ул Согуд Гарәпстаны кебек петро-дәүләт кенә түгел."

Eurasia Group төркеме белгечләре Русиядә мондый үзгәрешләр булу ихтималын 20% белән бәяли.

Украина

Украинага килгәндә, төркем белгечләре фикеренчә, Киев Русиядән 5 миллиард доллар күләмендә кредит алып, Европа белән якынаю юлыннан тайпылырга һәм янә Мәскәү канаты астына кайтырга мөмкин.

Украина премьеры Юлия Тимошенко кредит алган өчен, ташламалар ясарга мәҗбүр булачак. Мәскәү Украинаның газ челтәре йә Севастополь ныгытмасын куллану мәсьәләсендә шартлар куярга мөмкин.

Нәтиҗәдә президент Ющенко Тимошенко белән хезмәттәшлеген туктатып, оппозиция вәкиле Янукович белән берләшергә мөмкин.

Eurasia Group төркеме Украинада мондый тәрәкъкыят ихтималы 15% дип бәяли.

Пакстан

Ә менә Пакстанда хакимияткә хәрбиләр кайту ихтималы, төркем белгечләре фикеренчә, тагы да зуррак – 30% чамасы.

Икътисади төшенкелек, үсә барган экстремизм һәм сәяси низаглар сурәтендә Пакстан хәрбиләре чираттагы фетнә оештырып, хакимияткә Көнбатышта белем алган технократларны китерә ала.

Кайбер илләр моны хупларга мөмкин, ләкин Кушма Штатлар бу очракта Пакстанга ярдәмен туктатыр дип көтергә кирәк.

Eurasia Group хисабында җитди сәяси үзгәрешләр булырга мөмкин илләр арасында тагын түбәндәге илләр китерелгән: Мексика, Нигерия, Төркия, Аргентина, Гарәп Әмирлекләре, Япония һәм Польша.
XS
SM
MD
LG