Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Җисем” җиңүчеләре билгеле


“Җисем” фестивален оештыручылар бу чара Татарстанда кино сәнгатен үстерүгә ныклы этәргеч булуына ышана.

Икенче балалар һәм яшьләр “Җисем” кинофестивале җиңүчеләре билгеләнде. Башта фестиваль кысаларында катнашучылар кино белгечләре үткәргән остаханәләрдә катнашты. Әйтик, Айсылу Хафизова яшьләргә сценарий язу нечкәлекләрен өйрәтсә, Салават Юзеевның документаль кино турындагы остаханәсе әлеге юнәлештә эшләүчеләр өчен аеруча кызыклы булды.

Әйтергә кирәк, быелгы фестивальгә килгән эшләр төрлелеге белән аерылып торды. Монда мультфимнар да, документаль кино үрнәкләре дә, юмористик, җитди фильмнар да бар иде. Ә иң уңышлы дип табылган фильмнарның авторларына мактау кәгазе, махсус кубок һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Балалар арасында Казаннан Байбулат Батуллин “Кыска метражлы нәфис фильм” (“Җәйнең беренче кары”); Питрәч районыннан Ләйсән Кәбирова “Иң яхшы юмористик фильм” (“Мин - лидер”); Казаннан Рамил Абдуллин, Виктор Иванов, Максим Авдеев “Иң яхшы анимацион фильм” (“Тартмагыз!”); Апас районы Каратун урта мәктәбе укучылары “Иң яхшы актерлар төркеме” (“Аукцион”); Казаннан Ильяс Камалов Иң яхшы оператор эше” (“Җәйнең беренче кары”); Биектау районыннан Зөлфия Зөбәирова "Иң яхшы сценарий авторы” (“Тылсымлы кузлек”); Минзәлә районыннан Айназ Гайниева “Иң яхшы режиссура” (“Мизгел”) номинацияләрендә җиңү яулады.

Яшьләр арасында исә Казаннан Әмир Галиәскаров “Иң яхшы сценарий авторы” (“Хәбәрләр тарихы”); Казаннан Алия Зарипова “Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы” (“Мәхәббәт - ул карар”); Алмаз Гәрәев “Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы” (“Хөкем (“Күк концеляриясе”); Казаннан Айдар Габдрахманов “Иң яхшы режиссура һәм юмористик фильм” (“Алга!”); Казаннан Дарья Бакунина “Иң яхшы документаль фильм” (“Каралы-алсулы тыю”); Казаннан Артур Шамшатдинов һәм Герман Котлов “Иң яхшы анимация” (“Лаборатория 102”); Балтачтан Илшат Рәхимов “Иң яхшы кыскаметражлы нәфис фильм” (“Кечкенә куллар белән зур могҗиза”); Айрат Баһаветдинов һәм Артур Шамшатдинов “Иң яхшы оператор эше” (“Горький исемендәге ял паркы”) номинациясендә җиңүче дип табылды.

Бәйгенең иң дәрәҗәле бүләге – гран-прига “Хөкем (“Күк концеляриясе”) фильмының авторлары ия булды.

“Җисем” фестивален оештыручылар исә бу яшьләрнең татар киносы үсешенә өлеш кtртәчәгенә, аны дөньяга танытачагына зур өметләр баглый.
XS
SM
MD
LG