Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан корычлы булырмы?


Түбән Тагыл корыч ширкәте һавага шундый кызыл-сары төтен чыгара
Түбән Тагыл корыч ширкәте һавага шундый кызыл-сары төтен чыгара

Татарстанның Лениногрск шәһәрендә корыч ширкәте төзү турында карар кабул ителде. Шәһәр җәмәгатьчелеге бу ширкәтне төзүгә тискәре мөнәсәбәт белдерә.

Аның урыны да тәгаенләнеп, киләчәккә эш күләмнәре дә билгеләнә. Яңа ширкәт хуҗалары биредә 2000 кеше эш белән тәэмин ителүен, елына 1 миллионлап корыч прокат җитештерергә фаразлый. Сорау туа, бу фаразлар тормышка ашырмы?

Ни өчен дигәндә, Лениногорск шәһәре җәмәгатьчелеге әлеге корыч ширкәтен төзүгә тискәре мөнәсәбәтен белдерә. Каршылык хәрәкәтенең ни рәвешле баруы хакында шушында яшәүче берничә кеше “Азатлык”ка фикерен белдерде.

“Комбинат төзүгә каршылар күбәя. Битарафлар юк. Төзетмәү өчен йөзләгән имза җыелды инде”, диде язучы Рәмзия Габделхакова. Лениногорск шәһәре ТИҮ рәисе Ринат Вилданов та корыч ширкәтен төзүгә каршы икәнлеген, махсус карар кабул итәчәкләрен әйтте.

Лениногорскида язучы Альберт Хасанов яши. Ул тирә якның чисталыгы турында да кайгыртучы шәхес. Ул бу көннәрдә шифахәнәдә икән. Аның тормыш иптәше Мәдинә ханым: “Альберт та, мин дә бу төзелешкә каршы” диде.

Корыч ширкәте Лениногорскида булырмы, җәмәгатъчелек фикеренә колак салырлармы? Анысын киләчәк күрсәтер. Халык әлегә шәһәрнең экологиясе өчен борчыла.
XS
SM
MD
LG