Accessibility links

Коммунистлар хакимияткә килергә өметләнә


1 майда Татарстан коммунистлары Ленин һәм Сталин рәсемнәре күтәреп Камал театры мәйданына митингка чыкты. Алар Путин хөкүмәтен эшеннән җибәреп, халык мәнфәгатен кайгыртучы яңа хөкүмәт булдыруны таләп итә.

Хакимият фиркәсе кебек, КПРФлылар бу чарага 5 мең кеше җыя алмады. Әмма бер булсын, берәгәй булсын дигән мәкальдәге кебек, митингка 500 йөзләп коммунист кына чыкса да, алар бер тавыштан тиздән ил белән КПРФ фиркасе идарә итәчәгенә ышануларын белдерде.

Хафиз Миргалимов чыгышы (видео)
“Кризис чорында кешеләр эшсез, хезмәт хаксыз, йорт - җирсез, студентларга түләргә акчалар юк, авыл җирләрендә эш юк. Коммунистларның программасы, кадрлары бар. КПРФ тыныч юл белән хакимияткә килеп бу вакханалияне бетерергә тиеш. Капитализм үзенең банкротлыгын күрсәтте.

Без бу турыда 15-20 ел элек әйттек. Түрәләр халык белән санлашырга, аның мәнфәгатен кайгыртырга тиеш. Хәзерге хакимият моны эшләми икән, без алар урынына килеп, тагы да яңартылган социализм төзеп, ничек эшләргә кирәклеген үрнәк итеп күрсәтергә тиеш”, ди Татарстан коммунистларының башлыгы Хафиз Миргалимов.

Митингка аз халык чыкса да, чынлыкта исә, Татарстанда коммунистларны яклаучылар күп ди Миргалимов. Кеше санының аз булуын исә, ул май бәйрәмнәре һәм әлеге дә баягы кризиска бәйли.

Хафиз Миргалимов
“Хәзер бит кризис. 15 сум түләп килергә, 15 сум түләп кайтырга кирәк. 30 сумга кеше ипи ала ала. Узган сайлауларда республикада 241 мең кеше КПРФны яклап тавыш бирде. Кеше аз булуга карамагыз. Монда килгән һәрбер кеше үзе ун кешегә тора. Без бит аларны телевизор аша чакырып китермибез, безгә үзләре теләп килә”, ди Миргалимов.

Митингка килгәннәрнең күбесе өлкән яшьтәгеләр иде. Коммунистларны яшьләрнең КПРФ фиркасенә булган тискәре мөнәсәбәте дә борчый. Аларны тәрбияләүдә Миргалимов үз ысулларын тәкъдим итә.

“Яшьләрнең күбесе укымыйча, эшләмичә, урамда, төнге клубларда йөри. Хәзер тикмәгә генә коммендат вакытын кертмиләр. Яшьләргә тарихыбызны, нинди дәүләтебез булганны сөйләргә кирәк. Бездә хәзер укыталар гына, ә белем, тәрбия бирмиләр. Күптән түгел Ленин һәйкәле белән булган хәлне карагыз. Ни өчен яшьләр мондый вандализмга бара. Менә дигән университетыбыз аның исемен йөртә. Ә бит Ильич кебек дәүләт төзеп, андагы социаль мәсьәләләрне хәл иткән шәхес башка юк та бит. Бу вандализм. Моны эшләгән кешеләрне табарга һәм җаваплылыкка тартырга кирәк”, ди Хафиз Миргалимов.


Митингтагы төп шигарьләргә килгәндә, биредә: “Хезмәт халкы эштә булырга, яхшы хезмәт хакы алырга, йортлы, җирле булырга тиеш”, дигән сүзләр әйтелде. Шулай ук коммунистлар Татарстандагы казылма байлыкларны янда калдыру, зур ширкәтләрне республика файдасына эшләтү яклы. Митингта Путин хөкүмәтен эшеннән җибәреп, халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы яңа хөкүмәт булдыру да таләп ителде.
XS
SM
MD
LG