Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзаи президентлыкка нәмзәт буларак теркәлде


Әфганстан президенты Хәмид Карзаи сайлауларга нәмзәт буларак теркәлде. Ил җитәкчесе урынына тагын таҗик фирка башлыгы, саклану министры, вице-президент Мөхәммәд Касыйм Фахим да дәгъва итә. Шулай ук, сайлауларга нәмзәт булып хәзәр милләтеннән булган Карим Хәлил дә теркәлгән. Ул илнең икенче вице-президенты булып тора.

Карзаи, әфган халкына хезмәт итәр өчен, яңадан сайланырга җыенуын әйтте. Әмма шул ук вакытта, ул җитәкчелек иткән биш елда кайбер хаталар ясалуын да таныды.

Ил җитәкчесенең абруына хәрби чаралар вакытында тыныч кешеләрне үтерү очракларының артуы һәм хокүмәттәге коррупция зыян сала.

Әмма 20нче августта буласы президент сайлауларында Карзаи белән ярышырлык җитди нәмзәтләр әлегә күренми, ди белгечләр.
XS
SM
MD
LG