Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән җыелган ветераннар каршында мили-мәдәни мохтарият җитәкчесе генерал-полковник Рәсим Акчурин чыгыш ясады.
Мәскәү үзешчән артистлары көче белән концерт програмы да күрсәтелде. Очрашуга килгән һәр ветеранга милли-мәдәни мохтарият бүләкләр дә таратты. Бәйрәм белән котлап, саф татарча ясаган чыгышында Рәсим Акчурин: «Үзебезнең йортыбызда бәйрәм итәбез», дип берничә мәртәбә басым ясады.
Мәдәни үзәк, яки халык телендә Асадуллаев йорты дип исем алган, Мәскәүнең нәкъ уртасындагы ул бина күп елларга татарларга калыр дигән өмет бар. Йортны куллануга Русия президенты аппаратыннан рөхсәт бар инде. Тик менә бу юлы бина татарларга күпмегә бирелә дигән сорауга җавап юк. Шул ук вакытта мөддәте билгеләнмәгән вакытка бирелә дигән сүзләр дә йөри. Бәлки ул карар 16 майда, мили-мәдәни мохтариятнең хисап- сайлау җыелышыннан соң кабул ителер. Болары сүз уңаенда иде.
Ә инде Җиңү бәйрәменә килгән олы яшьтәге кешеләр нәрсә уйлый бәйрәм турында. Аларны хөкүмәт җиренә җиткереп хөрмәтлиме соң?
Шундый сорау белән без Мәскәү өлкәсеннән килгән, тумышы белән Башкортстаннан булган Асаф Шабаевка мөрәҗәгать иттек. Татарча сөйләшергә дигәч, ул сүзен: «Татарчам да онытыла бара инде урыс арасында яшим бит», диде. Ә инде яшәве, тормышы турында сорагач, минем пенсиям яхшы, зарланмыйм, диде бабай.
«Тик минем йөрәкне хәзер инде карчыкларга әйләнгән сугыш вакыты балаларына булган мөнәсәбәт әрнетә. Мин сугышта катнаштым. Ләкин сугышка кермәгән, дары исен татымаганнар да, ул карчыклардан күбрәк пенсия ала. Алар тормышта да ялгыз, яшәргә дә авыр аларга. Алар бит букчаларыннан китап дәфтәрләрен алып ташлап, көннәр буе басуда башак җыялар иде, олылар белән бергә эшлиләр иде. Ләкин аларга сугыш вакыты өчен пенсия дә, өстәмә түләү дә юк. Бу бик зур гаделсезлек. Алар бик кызганыч», дип бабай елап та җибәрде.