Accessibility links

Кайнар хәбәр

Козак: президент вәкилләренең потенциалы зур


Русия вице-премьеры Дмитрий Козак федераль бүлгеләрдәге президент вәкилләренең вәкаләтләре арттырылырга мөмкин дип саный.

“Президент карары белән, киләчәктә алар өстенә сәяси карарлар өчен генә түгел, социаль-икътисади вәзгыять өчен дә җаваплылык ятырга мөмкин”, дип әйтте ул “Ведомости” газетасына биргән әңгәмәдә.

Козак сүзләренчә, хәзер төбәкләрнең социаль-икътисади үсешен кайгырту механизмын монополияләр һәм федераль оешмалар үз кулында тота.

Әгәр президент вәкилләренең вәкаләтләрен арттыру турында карар кабул ителсә, бу төбәкләрдәге федераль оешмаларның нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк, ди Козак.

Ул, президент вәкилләре төбәк сәясәтендә бик мөһим институт итеп оештырылды һәм аның потенциалы зур, диде.

"Ведомости" газетасында басылып чыккан әңгәмәдә, 30 апрельдә Ерак Көнчыгыштагы президент вәкиле Олег Сафоновны эштән алу карары федераль бүлгедә прокуратура тармаклары арасында барган низагка бәйле, дигән фикер әйтелә. Басма, президент вәкиле низагларны тыныч юл белән хәл итә алмавы аркасында урынсыз калды, дип әйтә.

Аның өстеннән Хабаровски һәм Приморье өлкәсе губернаторлары да шикаять иткән булган.

“Ведомости” газетасы хәбәр иткәнчә, якын арада Идел буе федераль бүлгесендәге президент вәкиле Григорий Рапота һәм Себер федераль бүлгесендәге вәкил Анатолий Квашнинга да алмаш табылырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG