Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байкал-Амур тимер юлын төзүчеләр, кайда сез?


Берничә ел гомерләрен тайгада уздырган хезмәттәшләрен, югалган дусларын эзләүчеләр бар. Михаил Сабиров энесен, сеңлесен, әнисен эзләп “Жди меня” тапшыруына хат язган.

“1986 елда туган энемне Ринат Нәфис улын һәм 1990 елда туган сеңлем Регинаны, һәм әнием Фәридәне 1997елдан бирле эзлим. Алар 1996 - 97 елларда Кыргызстаннан әнием Фәридә белән Татарстанга киткән иде. Шуннан бирле мин алар хакында бернәрсә дә белмим”, дип яза Михаил Сабиров.

Русиянең беренче каналында барган “Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шәрәфетдинов эзләнүләре нәтиҗәсендә Кыргызстанның Фрүнзе шәһәре Ленин районында яшәгән Сабировларның хәзер Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә яшәүләре билгеле булды. Тик аларның туган көннәре Михаил Сабиров язган хаттагы хәбәрдән берникадәр аерыла.

“Ринат Сабиров 1985 елның 19 гыйнварында, ә Регина 1988 елның 2 сентябрендә туган. Әлегә алар белән элемтәгә керү кыенлыгы бар. Әмма эзләнүләр тәмамланмаган”, ди Шәрәфетдинов.

Рәшид Сираҗетдинов хәрби хезмәттәге дустын Ринат Сакаевны эзли

“Ринат Сакаев 1952 елда Үзбәкстанның Карши шәһәрендә туган. Без бергә Татарстанда берникадәр хәрби хезмәттә булдык. Мин аны 1975 елдан бирле күргәнем юк. Бик күрешәсем килә, дип яза Рәшид Сираҗетдинов.

Ринатның әнисенең исеме Лилия, абыйсы Дамир, сеңлесе Света исемле. Ул 1972 елда Үзбәкстанда Карши шәһәрендә политехникумны тәмамлагач хәрби хезмәткә алына, һәм 6 ай Татарстанда хезмәттә була. Ә хәрби хезмәтнең калган вакытын Армавир Түбән Новгород шәһәре якларында тәмамлаган. Шул вакыттан бирле безнең элемтәләр өзелде, мин аны бик табасым килә, дип язган Рәшид Сираҗетдинов”, диде Илгизәр Шәрәфетдинов.

Аның сүзләренчә, эзләнүләр алып баруның нәтиҗәсендә Ринат Рәмиз улы Сакаевның 1952 елның 8 октябрендә тууы билгеле була. Хәзер ул Калуга шәһәрендә яши.

Байкал - Амур тимер юлын төзүчеләр бер-берсен эзли

4000 чакрымга сузылган, 12 ел буе тайга аша төзелгән тимер юлын төзүдә татарлар да шактый катнашты. Алар арасында шул елларда Байкал - Амур тимер юлы төзелешендә катнашкан Валерий Ганеев хәзерге көндә бергә эшләгән Әбүзәр Баһаветдиновны эзли.

“Валерий Ганеевның дустын эзләп язылган хаты 70-нче еллар вакыйгаларын чагылдыра. Ул дустын 2006 елдан бирле эзли. “Украинада хәрби хезмәттә чакта 1974 елда безне бөтен хәрби бүлек белән Дипкун станциясына төзелешкә алып килделәр, дип яза Ганеев. Әбүзәр хезмәт иткән хәрби бүлекне анда 1974 елда июльдә китерәләр, ди ул. Без тайгада палаткаларда яшәгән вакытта шунда дуслашып калган идек. Ә мине 1976 елда Тында шәһәренә күчерделәр, шуннан бирле безнең күрешкәнебез юк. Аның да мине бик күрәсе киләдер дип уйлыйм, дип яза Валерий Ганеев”, диде Шәрәфетдинов.

Шәрәфетдинов сүзләренчә, Әбүзәр Багаутдиновның Төмән якларындагы Сургут шәһәрендә яшәве ачыкланды.
XS
SM
MD
LG