Accessibility links

Кайнар хәбәр

Концертлар кими, ә “Пирамида” үзенең журналын чыгара


“Пирамида.ру”ның беренче санында Татарстан башкаласында май аенда булачак бөтен мәдәни чараларга да урын бирелгән. Әлеге журналның тәүге санын әзерләүчеләр, аны яз-җәй чыгарылышы дип куйган.

“Татарстан өчен аның тиражы бик зур – 10 мең данәдә басыла. Төсле һәм сыйфатлы кәгазьдә чыккан бер генә журналның да андый тиржы юк. Ул Казанга килә торган бөтен очкычларда, поездларда таратыла. Кунакханәләргә һәм зур сәүдә үзәкләренә куела. Минем уйлавымча, ул билгеле булачак”, ди бу басманың бушка булачагы турында әлеге журналның баш мөхәррире Әминә Ганиева.

Монда “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә булачак спектакль, концертларга багышланган мәкаләләр урын алган. Узган тамашаларның геройлары белән очрашырга да мөмкин. Шулай ук “Пирамида” үткәрә башлаган яңалыклар турында да язылган. Мисал өчен, әлеге үзәк яшьләрне туйларын үзендә үткәрергә чакыра.

Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яңа басма чыгу уңаеннан: “Бу журналны оештырган, ачылуына җиде ел да тулмаган мәдәни күңел ачу үзәге “Пирамида”, башкаладагы Татарстанның “визит карточкасы” булган мәдәни тормышының күркәм вакыйгаларын яратучыларны тартып тору үзәгенә әйләнде”, дип белдерә.

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева фикеренчә, “Пирамида” сүзе яңа мәгънәгә ия булды. Ул – хакимият һәм җәмгатьчелек диалогы, гүзәллек белән аралашу урыны. “Пирамида.ру” чыга башлау белән замана һәм мәңгелек рухы яшәгән бу гаҗәеп матур корылманың ишекләре тагын да киңрәк ачылыр”, ди Вәлиева.

Әминә Ганиева
Баш мөхәррир: “Бу журнал моңа кадәр беркем дә тотынмаган киңлекне үз кулына алды. Бу хәл 2013 елда үтәчәк Универсиада алдыннан бигрәк тә кирәк иде. Чөнки башкалада яшәүчеләр һәм аның кунаклары өчен дә якын арада нинди мәдәни чаралар булачагын белү бик кирәк”, дип белдерә.

Ганиева сүзләренчә, журналда театр, кино, шоу-бизнес йолдызлары белән әңгәмәләр дә урын алачак.

Билгеле булганча, “Пирамида”га әле күптән түгел генә яңа җитәкче килде. Ганиева да, бу басманы чыгару яңа башлык Илдар Галәхмәтов теләге булды, ди. Һәм күңел ачу үзәгендә дә уңай якка зур үзгәрешләр көтеләчәген белдерә.

Ганиева сүзләренчә, моңа кадәр берәүнең дә мәдәни тормышны яктыртучы яхшы сыйфатлы һәм шул ук вакытта зур чыгымлы басмага алынасы килмәгән.

Әлегә “Пирамида.ру” дусларына таяна. Аны чыгаручылар белдерүенчә, күренекле шәхесләр әңгәмә биргән һәм сүрәтләре булган биткә реклам бирүчеләр атлыгып тора икән.

“Беренче саннарны чыгарганда безгә ышаныч белдергән дусларга таянабыз. Безне алар аванс белән финанслый. Ышанычларын акларбыз, дип уйлыйм. Шулай ук ярты, бер елдан соң кризис та кимрәк булачак дип әйтәләр”, ди Ганиева.

Кайберәүләр бу журналны шоу-бизнесның мәдәни һәм итәгатьле яңа басмасы буларак күрә. Әлбәттә, беренче чиратта аның битләрендә “Пирамида” да үтәчәк бөтен чараларга да зур игътибар булачак.

Кризис вакытында төсле басмалар гына түгел, ә моңа кадәр 40-60 мең укучы җыйган газеталар да кыенлык алдында. Бүген алар икенче яртыеллыкка да шулкадәр үк яздырып булыр микән дип баш вата.

Шоу-бизес дигәннән, яңа вәзгыять эстрада йолдызлары “күгенә дә болытлар китерде”. “Ватаным Татарстан” газетасы язуынча, районнарга чыгып түрә белән сөйләшеп концертны “оптым илаһи” сату очраклары көннән-көн сирәкләшә бара икән.

Моңа кадәр авылдагы мәдәният йортларыннан борын чөергәннәрнең кайберләре районнарга да чыгып киткән. Мисал өчен, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Бәширә Насыйрова, Закир Шаһбан һәм башкалар…

“Шоу-бизнеста чиста көндәшлек һәм ахыр чиктә сыйфат ягын кайгырту ихтыяҗы барлыкка килде”, дигән фикердә тора журналист Данил Сәфәров.

Элгәре кайбер концерт залларын арендалау өчен хәтта ярты ел алдан ук килешеп кую кирәк булса, хәзер концертлар саны көннән-көн кими бара икән.

Дөрес, сирәк кенә булса да “Пирамида”да татарча чаралар үтә иде. Бу күңел ачу үзәге чыгарган журналда әлегә алар турында сүз юк. Әминә Ганиева: “Бездә май аенда Альберт Әсәдуллин чыгыш ясарга тиеш. Әлбәттә, журналда ул хакта да сүз булачак”, дип милли юнәлешнең дә игътибарсыз калмавын вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG