Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия хакимиятләре: баш күтәргән хәрбиләр белән сөйләшүләр бара


Грузия баш штаб вәкиле Шота Утиашвили баш күтәргән хәрбиләр белән сөйләшүләр алып барылуы турында хәбәр итте.Президент Михаил Саашкивили вәзгыять контроль астында дип белдерде.

Мухрованида, Тифлистан ерак түгел бер урында урнашкан хәрби бүлек полиция тарафыннан әйләндереп алынган. Дәрәҗәле бригададагы хәрбиләрдән кораллар ташлауны таләп итәләр.

Утиашвили әйткәнчә, Грузиянең күзләү хезмәтләре фетнә эзерләүне белгән, бер көн алдан кайбер офицерлар кулга алынган булган.

Грузия эчке эшләр министрлыгы, журналистларга шушы фетнә турында видеоязманы күрсәтте. Анда хәрбиләрнең берсе 5 май көнне бригаданың илнең җитәкчелеген бәреп төшерү максатында Тифлиста хәрби чаралар оештыру планы турында сөйли.

Шушы видеодагы кеше Грузия хәрбиләре Көньяк Осетиядә урнашкан Русия хәрбиләренә килеп кушылырга тиеш булган, дип әйтә.

6 майда Грузиядә “Тынычлык хакына хезмәттәшек” дип исемләнгән НАТО хәрби күнегүләре башланырга тиеш.
XS
SM
MD
LG