Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров Русия-НАТО җыенында катнашмаячак


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Русия-НАТО җыенында катнашырга җыенмый. Бу хакта Русиянең НАТОдагы вәкиле Дмитрий Рогозин хәбәр итте.

Бу җыен Русия-Грузия сугышыннан соң беренче югары дәрәҗәле очрашу булырга тиеш иде.
Күптән түгел НАТО Русиянең ике дипломатын куды. Алар серләрне тапшыруда, күзләүдә гаепләнде.

Шулай ук Русия НАТОның Грузиядә хәрби күнегүләр үткәрергә җыенуына кәнагатьсезлек белдерә.

Русия бу чараларны "провокация һәм абсурд" дип атады.

XS
SM
MD
LG