Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европада H1N1 гриппының кешедән кешегә күчү очраклары теркәлгән


Европада A/H1N1 вирусы кешедән кешегә күчкән 15 очрак теркәлгән. Бу хакта Европадагы контроль үзәге хәбәр итә.
Оешманың хисабында әйтелгәнчә Европа Берлеге һәм Европа сәүдә берләшмәсе илләрендә бер тәүлек эчендә авыру йоктырган тагын 28 кеше теркәлгән. Аларның 13 Испаниядә.

Барлыгы Европада вирус иң күп табылган илләр исемлегендә беренче урында Испания тора, анда 57 очрак теркәлгән, Британиядә - 27, Германиядә - 9.
XS
SM
MD
LG