Ул әлеге гәзиттә агымдагы елның гыйнвар аенда көн күргән “Премьерның хезмәт юлы” исемле мәкалә уңаеннан мөрәҗәгать иткән. Анда Сарбаевның Зианчура һәм Сибай районнары хакимияте җитәкчесе, республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры булып эшләгән чордагы эшчәнлеге тәнкыйтьләнгән иде. Сарбаев шул уңайдан мәхкәмәгә бирергә булган.
Бәйсез “Уральский проект” гәзитен нәшер итүче - бүген Русия Дәүләт думасы депутаты Андрей Назаров. Аның соңгы чордагы республика хакимиятләренә каршы көрәше турында ирештереп торабыз. Нәкъ аның тырышлыгы белән Сарбаевка Сибай районы җитәкчесе булган чорда прокурорны үтертүдә гаеп ташланган иде. Ләкин ул дөреслеккә туры килми дип табылды.
“Уральский проект” гәзите баш мөхәррирен алыштырган һәм чыгудан туктаган иде инде. Урыныннан алынган мөхәррир моны гәзиттә көн күргән шул тәнкыйди мәкалә белән аңлатса, яңа билгеләнгәне икътисади авырлыкларга сылтап аңлата.