Чаллыда Никарагуа башкаласы Манагуа җитәкчесе Алексис Аргуэльо булып китте. Аның сәфәре беркадәр ярдәм сорау белән бәйле иде. Бу хакта ачыктан-ачык әйтелмәде. Шәһәр башлыклары кул куйган документ “Манагуа һәм Чаллы шәһәрләре арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру нияте турында меморандум” дип атала.
Меморандумга 4 май көнне “Татарстан” кунакханәсендә имза куелырга тиеш иде.Тантана ни сәбәпледер 5 майга, урта кул “Расстал” кунакханәсенә күчерелде. Журналистлар катнашында узган бу чарада Манагуа башлыгы Аргуэльо әфәнде: “Безнең халык бик ярлы яши. Дөньяда безне яклаучыларның булуын белү бик мөһим. Әле кайчан гына Манагуада яшәүче халыкның яртысының туу турындагы таныклыгы юк иде. Хәзер андыйлар 10% чамасы гына калды. Мин башкалада Чаллыдагы кебек чисталык булдырырга телим”, диде.
Ул чисталык булдыру өчен КамАЗ машиналарын сатып алырга уйлый. Шулай да Манагуа башлыгының үзләрендәге халыкның ярлы яшәүләрен кат-кат әйтүе журнлистларда беркадәр шик тудырды. Ярлы Никарагуа КамАЗларны сатып аламы яки аларны бүләк итәләрме?
Чаллы башлыгы Илдар Халиков: “Чиста Манагуа” проекты өчен без КамАЗларны сатып бирәбез. Әлегә 100 данә булыр дип, уйлыйбыз. Безгә Никарагуа базарында ныгып калып, аннан Латин Америкасы илләренә үтеп керү мөһим”, дигән фикерне әйтте.
Никарагуага КамАЗ лар бирү уңаеннан “Вечерние Челны” газетасы мондый фараз белдерә:
“Манагуа башлыгы бушлай машиналарга да өмет итә ала. Русия хәзер Венесуэла, Куба, Никарагуа белән дуслыкны ныгыта. Никарагуа Русиядән соң беренче булып Абхазия һәм Төньяк Осетиянең бәйсезлеген таныды. Никарагуага биргән машиналар өчен КамАЗ акчаны федераль казнадан, дәүләт заказы хисабына алырга мөмкин”.
“Азатлык” хәбәрчесе Манагуа шәһәре башлыгына: “Никарагуа халкы татарлар турында ни дә булса беләме? дигән сорау бирде. Аргуэльо әфәнде исә: “Без мәктәп программасы буенча Иван Грозный хакында беләбез. Ул бөтен халыкларны берләштерү өчен көч куйган. Урысларны һәм татарларны берләштерә алган, алар арасында яхшы мөнәсәбәт булдырган”, дип тарихны беркадәр белүен күрсәтте.