Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә НАТО күнегүләре башланды


Вазиани ныгытмасында американ (с), төрек һәм грузин (у) хәрбиләре
Вазиани ныгытмасында американ (с), төрек һәм грузин (у) хәрбиләре
Тифлистан 30 чакырым ераклыкта урнашкан Вазиани ныгытмасын заманында Русия гаскәрләре куллана иде. Чәршәмбедә анда төрек һәм американ гаскәриләре хәрби идарә үзәге корды.

Өч атна дәвам итәчәк хәрби уеннар вакытында НАТО әгъзалары һәм партнер илләр альянс җитәкчелегендә низагларга җавап бирү чараларын өйрәнәчәк. Майның икенче яртысында тынычлык саклау күнегүләре каралган.

Хәрби уеннарда дистәдән артык илдән 1100 гаскәри катнаша. Альянс рәсмиләре бу чара узган елның башында, Грузия сугышына кадәр билгеләнгән иде дисә дә, күпләр аны Тифлискә теләктәшлек билгесе дип кабул итә.

Ләкин Көнбатышның бу теләктәшлеге Грузиягә зыян да китерә.

Сишәмбедә, уеннарга бер көн кала, Мухровани танк батальонында фетнә купты. 500-ләп хәрби фәрманга буйсынудан баш тартты. Президент Саакашвили хәрбиләрне үзе барып тынычландырырга мәҗбүр булды.

Рәсми Тифлис башта моны НАТО уеннарын өзү максатында Мәскәү тарафыннан оештырылган провакация дип атаган иде. Соңыннан сүзләрен кире алды.

Әмма бу вакыйга Грузиядә киеренкелекне арттырды. Күптән түгел генә 3 атналык протест чарасы үткәргән оппозиция Саакашвилине, шул исәптән, Русия белән дөрес эш итә алмау өчен дә тәнкыйтьли.

НАТО күнегүләре альянс белән Мәскәү арасындагы киеренкелекне дә арттырды. Русия президенты Дмитрий Медведев аны провакация дип атады.

Русиянең ике дипломаты НАТОдан куылуга җавап итеп, чәршәмбедә Мәскәү ике Канада дипломатын куу турында игълан итте.

Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров 19 майда үтәсе НАТО-Русия очрашуында катнашмаячагын белдерде.

Берничә элекке совет иле НАТО күнегүләрендә катнашудан баш тартты. Казахстан белән Молдовага сишәмбедә Әрмәнстан өстәлде. Мәскәү тарафдары Сербия уеннарда шулай ук катнашмый.

Ниһаять, Мәскәү белән Тифлис арасындагы киеренкелек сишәмбедә Берләшкән Милләтләр оешмасында да яңгырады. Бу ике илнең оешмадагы вәкилләре бер-берсен чик буенда гаскәр туплауда гаепләде.

Узган атна Русия Абхазия һәм Көньяк Осетия белән килешү имзалаган иде. Бу килешү нигезендә Русиянең чик сакчылары сепаратист төбәкләрнең Грузия белән чикләрен саклауда ярдәм итәчәк.

НАТО һәм Европа Берлеге бу килешүне узган елның август аенда Европа Берлеге ярдәмендә ирешелгән солых килешүен бозу дип атады.
XS
SM
MD
LG