Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге “Көнчыгыш партнерлык” программасын башлый


Бүген Европа Берлеге элекке Совет илләре республикалары – Украина, Грузия, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Молдова һәм Беларус белән якыннанрак мөнәсәбәтләр урнаштыру максатында яңа программасын башлап җибәрде.

"Көнчыгыш партнерлык" программасы бүген Прагада, саммит белән башланып китте. Беларус президенты Александр Лукашенко бу җыенда катнашмый.

Русия вәкилләре бу программа илгә тәэсир итү максатында эшләнде дип, Европа Берлегенең элекке Совет илләре белән хезмәттәшлек итү инициативасына тәнкыйть белдерде. Европа Берлеге моны инкарь итте. Блок вәкилләре, Берлекнең партнерларны сайларга хокукы бар, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG