Accessibility links

Мөслимәләр рухи матурлыкта ярыша


Согуд Гарәбстанында шәригать нигезендә матурлык бәйгесе узачак. Анда чибәрлек кирәкми.

Бәя бирүчеләр беренче чиратта кызларның рухи матурлыгына игътибар итәчәк. Ягъни чын күңелдән исламга ышану, ата-аналарының хөрмәт итү бәйгенең төп сынаулары.

Бөтен дөнья диярлек башка төрле матурлык бәйгеләренә күнеккәнгә, бу күпләрне бераз аптырашта калдыра. Чөнки мөслимәләрнең киемнәре дә, чибәрлекләре дә монда һич кирәк түгел.

“Төп максат – рухи матурлык һәм мөселман әхлагын үрнәк иткән катнашучыны ачыклау. Бу бары тышкы кыяфәт кенә искә алынган азгынлык бәйгеләренә менә дигән альтернатива”, ди бәйгене оештыручы Кхадра әл-Мөбәрәк.

Бәйге инде икенче ел уздырыла. 2008 ел белән чагыштырганда катнашырга теләк белдерүчеләр 3 тапкырга диярлек арткан. Әгәр узган ел 75 кыз теләк белдергән булса, быел 15-25 яшьлек 200 мөслимә катанашачак.

Чара бу атнаның шимбәсендә ачыла. Ул шыгыйлар яшәүче Сәфва шәһәрендә оешса да, анда 15 сөнни кызның да катнашуы көтелә.

“Аларның да катнашуы бик яхшы күренеш”, ди әл-Мөбәрәк.

2 ай диярлек кызлар исламда иң мөһим шартларның берсе булган - ата-аналарга хөрмәт күрсәтү, рухи халәтләренә игътибарлык дәресләрен алачак. Шуннан 10 көн шәһәр яны йортында яшәп олыларга карата мөгаләмәсе дә тикшереләчәк. Моңа нәтиҗә буларак алар махсус сынауларны узарга тиеш була.

Болар телевизордан күрсәтелмиячәк. Ә бәйгегә бәя бирүчеләр арасында хатын-кызлар гына булуны исәпкә алганда, катнашучы мөслимәләргә хиҗаптан өйрү мәҗбүри түгел икән.

Гомумән, гарәп илләренең кайберләрендә матурлык бәйгеләрендә бөтенләй чикләүләр юк. Мисал өчен Либанда кызларның су керү киемнәрендә, кичке күлмәкләрдә йөрүе һәм белемнәрен ачыклый торган сорауларга җавап бирүләре телевизордан күрсәтелеп килә.

Ә Согуд Гарәбстаны кебек үтә катгый илдә моңа кадәр матурлык бәйгеләре бары тик кәҗәләр, сарыклар, дөяләр арасында, ягъни төрлекчелекне үстерү ихтыяҗында гына үткәрелгән.

Казанда да мөслимәләр арасында матурлык бәйгеләре оештырыла. Әмма анда кызларның әхлагыннан тыш, киемнәренә дә игътибар бирелә. Татарстанда иң гүзәл мөслимәгә тун бирелсә, Согуд Гәрабстанында 80 мең сумнан артык (2 600 доллар) акча каралган.
Икенче һәм өченче урынны алучыга аның яртысын алачак.
XS
SM
MD
LG