Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә оппозиция һәм полиция бер-берсен гаепли


Грузин оппозициясенең полиция белән бәрелешләре Тифлистәге сәяси хәлләрне тагын да кискенәйтеп җибәрде. Бу НАТОның Грузиядәге хәрби күнегүләренең беренче көненә туры килде.

Чәршәмбе көнне полиция бинасына бәреп керергә теләүчеләр белән чыккан бәрелешләрдә 30га якын кеше яраланды. Кайберәүләр кулга алынды.

Әлеге бәрелешләр Грузия президенты Михаил Саакашвилида уңайсызлык тудыргандыр. Чөнки нәкъ шул көнне НАТОны йөзләгән хәрбиләре күнегүләрдә катнашу өчен Грузиягә килә башлады.

Моннан тыш, сишәмбедә, Мухровани танк батальонында фетнә купкан иде. 500-ләп хәрби фәрманга буйсынудан баш тартты. Ул чакта президент Саакашвили хәрбиләрне үзе барып тынычландырырга мәҗбүр булды. Ләкин бу хәлләрнең барысы да хакимиятнең шактый басым астында булуын күрсәтте.

Оппозиция президент китүен таләп итү чараларын тыныч кына уздыруны күздә тоткан иде. Әмма каршылык нәтиҗәсендә, полиция халыкка карата таяклар һәм резин пулялар кулланып көчне арттырды.

Нино Бурджанадзе
“Һәрбер кешенең диярлек маңгайлары яраланган. Полиция резин пулялар кулланмыйбыз дип әйтте. Әмма менә ул пуляларның берсе” диде оппозиция башлыгы Нино Бурджанадзе.

Хакимиятләр резин пулялар куллануны кире кага. Эчке эшләр министры Эка Згуладзе таяклар һәм ташлар белән полиция бинасына үтеп керергә теләгән халык өчен көч кулланырга мәҗбүр булдык дигән фикерен әйтте.

НАТО чәршәмбе көнне Грузия хөкүмәтен һәм оппозицияне диалогка чакырды. Хакимиятне исә протест белдерүчеләргә карата көч кулланмаска өндәде.

Оппозиция лидеры, элек Грузиянең БМО илчесе булып торган Ираклий Аласания да көч куллануны туктатрыга кирәклеген әйтте.

“Барлык сәяси партияләр һәм хөкүмәт бергә җыелып барысын да хәл итергә тиеш. Бу сәяси кризисны җайга салу өчен бердәнбер юл булачак”, диде ул.

Шул ук вакытта Ак йортта Кушма Штаталар президенты Барак Обама Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровны кабул итергә тиеш.

Обама Русия белән араларны җайларга тырыша дип бәяләнә. Әмма НАТОның Грузиядә күнегүләр уздыруы Мәскәүнең шактый ачуын чыгарды.
XS
SM
MD
LG