Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев килгәнгә бер ел. Илдә кем хуҗа?


Медведев президентлыкка ант китергәнгә бер ел тулды. Русиядә кем идарә итә дигән бәхәсләр әле дә тынмый
Медведев президентлыкка ант китергәнгә бер ел тулды. Русиядә кем идарә итә дигән бәхәсләр әле дә тынмый
Дмитрий Медведев президентлыгы нәкъ бер ел элек Кремль сараенда үткән купшы тантанадан башланды. Бу урынны аңа кадәр сигез ел алып торган Владимир Путинга ул премьер-министр вазыйфасын тәкъдим итте. Президент булгач шулай итәчәген ул алдан әйтеп куйган иде.

"Президент Владимир Владимирович Путинга даими ярдәме өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Мин ул ярдәмне гел тоеп тордым. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам", диде Медведев президент сайлавыннан соң.

Шулай итеп, Русиядә бу ил өчен хас булмаган ике башлы идарә барлыкка килде. Күпләр бу тандемга башта шикләнеп карады, ул озакка бармас, ике җитәкче арасында хакимият өчен тарткалашу башланыр, диделәр.

Бер ел үтте, әлегә җитди каршылыклар күренми. Бәйсез сәясәтче Андрей Пионтковский моны ике җитәкченең 1990-нчы еллардан бирле, Петербурда ук бергә эшләгәне белән аңлата.

"Медведев 15 ел буе аның сәркатибе кебек иде. Алар бер-берсенә яраклашты, шуңа күрә нәкъ менә ул сайланды да."

Узган айда BBCга биргән әңгәмәсендә Медведев, илдәге бар төп карарларны президент кабул итә, диде. Әмма күп кенә күзәтүчеләр моңа шик белдерә, илнең дилбегәсе Путин кулында калды ди алар.

"Мин бу тандемга бер генә төрле карыйм, - ди журналист һәм язучы Маша Гессен. – Путин – президент, Медведев – аның беренче ханымы. Бу очракта бар да урынына утыра - Медведевның һуманитар ишарәләр ясавы, оппозициядәге гәзит белән очрашуы. Бу аңлатма алар арасында көрәш, я тандем дигәнгә караганда күпкә мантыйклырак."

Медведев белән Путинны, аларның эшләү рәвешен чагыштырып, кайбер аналитиклар Медведев либеральрәк карашта тора дигән фикер әйтә. Мисал итеп алар аның интернетта блог ачуын, оппозициядәге "Новая Газета"га әңгәмә бирүен китерә.

Маша Гессен кебек күзәтүчеләр исә, бу адымнарны "коры ишарә" дип атый һәм Медведевның хакимият вертикале сәясәтенә тугры калуын, алай гына түгел, Конституциягә үзгәрешләр кертеп президентлык мөддәтен 4 елдан 6 елга арттыруын искә ала.

Медведевның коррупциягә каршы игълан иткән көрәшенә килгәндә, бу көрәш аның үз керемнәрен игълан итүенә кайтып калды, ди алар.

Шулай да, кайбер күзәтүчеләр, Медведев акрынлап үзенең хакимиятен арттыра бара, дигән карашта.

"Әгәр кризис, фаразланганча, ел ахырына бетүгә барса, Русия икътисады бер-ике елдан күтәрелә башласа, Медведев президентлыгын уңышлы тәмамлау гына түгел, киләсе мөддәткә дәгъва итә ала", ди Сан-Франциско университетында сәясәт белгече Андрей Цыганков.

Бәйсез күзәтүче Андрей Пионтковский, бу фикер белән килешми, кризисның яманы әле алда, дип саный һәм Путинның Кремльгә кире кайтачагын фаразлый.

"Путинның иң зур хатасы – премьер-министр булу, Русиядә бу кеше икътисад өчен җаваплы. Мондый хәлдә декабрь, я мартта сайлаулар – аның куркып качуын аңлатыр иде. Шуңа күрә ул вәзгыятьнең бераз яхшырган мизгелен чамалап, варис операциясен тантаналы рәвештә тәмамларга җыена."

Кризисның яманы әле алда дигән фикер белән Маша Гессен да килешә. Ләкин Медведев-Путин системының ябык булуын искә алганда, ерак фаразлар кылу бик авыр, ди ул. Маша сүзләренчә, бу идарәнең көче акча һәм куркуга нигезләнгән. Кем киләсен, кем китәсен алдан әйтеп булмый. Мондый шартларда фараз кылучы – шарлатан.
XS
SM
MD
LG