Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә РНДС пикет оештырды


Русиянең Халык-демократик берлеге (РНДС) фирасенең җирле лидеры Александр Брагин, пикетның максаты - халыкка башка фикернең дә барлыгын күрсәтү, ди.

Пикетка басар алдыннан берничә активистка бу чараның максаты нинди һәм файдасы булырмы соң? дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

“Ичмаса, халык игътибарын башка фикерләр дә барлыгына юнәлтергә кирәк. Түрәләр халык мәнфәгатьләренә битараф. Аларда бер фикер, бездә – үзебезнеке. Әлбәттә, файдасы булыр, дип уйлыйм. Мондый чорда дәшмичә тору ярамый”, диде чараны оештыручылар.

Чара, гадәттәгечә, шәһәрнең нәкъ үзәгендә – Гончаров скверында узды. Пикетчылар менә нинди шигарьләр тотканнар иде: "Нигә бәяләр туктаусыз үсә? Җитәр инде халык хисабына кризислар оештыру! Хөкүмәтне куып таратырга! Медведев! Үзеңә-үзең хуҗа бул! Путинны отставкага җибәр! Медведев! Кризис өчен кем җавап бирер?". Соңгысы акбур белән тротуарда да язылган иде.

Махсус килгән милиция хезмәткәрләре шигарьләрне фоторәсемгә дә төшереп алды. Ә Гончаров урамы буйлап узып баручыларның да күпчелеге, туктап, шигарьләр белән танышып китә тордылар. Моңа пикетчыларны “саклап торучы” милиция хезмәткәрләре дә комачауламады.

Михаил Касьянов җитәкләгән РНДС фирасенең җирле лидеры Александр Брагин пикетның максатын һәм пикетчыларның 15-20 чамасы гына булуын менә ничек аңлатты:

“Чараның максаты – 1000-әр кеше җыю түгел. Оппозиция өчен монысы авыр да әле. Хәер, “Бердәм Русия” дә әллә ни күп җыя алмый. 1000-2000 кешене көчләп җыялар алар. Ә без 15-20 кеше белән дә канәгать. Ләкин болар инде – чын мәгънәсендә инанган һәм нәрсә теләгәннәрен белүчеләр. Һәм үз теләкләре белән җыелучылар. Төп максатыбыз – халыкка башка фикернең дә барлыгын күрсәтү. Ә монысы өчен әнә кәгазьләр таратабыз”, диде ул.

Бу кәгазьдәге язманың төп эчтәлеге – аның бүлекләре исемнәрендә үк күренә: "Путин-Медведев икътисади сәясәтенең упкынга төшүе – саннар һәм фактлар; Медведевның иң зур югалтуы – Хөкүмәтне яңарта алмавы, хәтта бер генә министрга да кулы җитмәве, дәүләти монополистик икътисадны үзгәрергә теше үтмәве; Коррупциягә каршы кануннар – буш һәм мәгънәсезләр; Медведев үзен бәйсез сәясмән итеп күрсәтергә тиеш иде; Бәйсез экспертлар фикеренчә, көзен икътисадны упкын көтә! Һәм башка шундый фактлар һәм фаразлар.
XS
SM
MD
LG