Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Пакстанда 500 мең кеше өйләрен ташлап китте


Пакстан хәрбиләре, сват үзәнлегендәге Талибан җирләренә һавадан һөҗүм ясады. Сват үзәнлегендә чаралар турында хәрби сүзче Аттар Аббас сугыш очкычлары һәм боралаклары ярдәмендә һава һөҗүмнәренең дәвам итүен, күп санда сугышчының үтерелүен белдерде.

7 майда Пакстан премьер-министры Йосыф Риза Гилании халык алдында ясаган чыгышында, "сват үзәнлеген - сугышчылардан азат ителгәнчегә кадәр" чараның дәвам итәчәген әйткән иде.

Хәрби чаралар дәвам иткәндә, үзәнлектә яшәгән ун меңләгән кеше моннан күчеп китәргә мәҗбур булды.

БМО-ның мөһәҗирләргә ярдәм бүлеге, хәзергәчә өйләрен ташлап киткән халыкка, бүген тагын 300 мең кешенең кушылуын белдерә.

БМО пәнҗешәмбе көнне ясаган белдерүдә, качып киткән кешеләр санының 200 мең кешегә җитүен белдергән иде.

Оешма рәсмиләре, соңгы чараларда өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган кешеләр санының шактый артуына басым ясап, бу "кешелек фаҗигасен" кичекмәстән бетерергә чакырды.
XS
SM
MD
LG