Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан Европа мәхкәмәсенә тагын бер шикаять


Татарстанда яшәүче Наилә Рахманова милициягә зарланып Страсбург мәхкәмәсенә шикаять юллады.

21 яшьлек Рахманова сүзләренчә, 2007 елның 18 октябрендә аңа Казанда ике ир кеше Васильево бистәсе милиционерлары булуларын әйтеп һәм сөйләшү өчен Яшел Үзән эчке эшләр идәрәсенә барырга тәкъдим итеп машинага утырырга кушканнар. Документларын да күрсәтмәгән кешеләрнең тәкъдименә кыз каршы килгәч, милиционерлар аны көчләп утыртып алып китә.

Юлда адвокат һәм туганнары белән элемтәгә керә алмасын өчен Рахманованың кесә телефоны тартып алына.

Казан хокук яклау үзәге белдерүенчә, Яшел Үзәндә милиционерлар бер җинаять эше нигезендә шаһит булып баручы кыздан сораштыру уздыруны сораган мөрәҗәгатен кире алуын һәм адвокаттан баш тартуын таләп иткәннәр.

Алар кызга наркотиклар ташлыйбыз, ә баштарак кечкенә хулиганлык дип теркәп 7-10 көнгә иң начар камерага утыртабыз дип янаганнар.

Рахманова хокук яклау үзәгенә белдерүенчә, милиционерларның берсе журнал белән башта аның күзләренә суккан, шуннан соң җилкәсенә берне кундырган һәм аяклары белән башын әйләндереп идәнгә кыйнаячагын әйткән.

Куркудан кыз милиция хезмәткәрләренең барлык әйткән таләпләрен дә үтәргә ризалашкан. Ул адвокаттан баш тарткан һәм аларга файдалы булган мәгълүматны язган.

Табиблар кызның күз алмасы контузиясен һәм баш мие селкенүен раслаган.

Рахманова Татарстан прокуроры һәм прокуратура каршындагы тикшерү идәрә җитәкчесенә мөрәҗәгать итсә дә, җинаять эше ачуны кире какканнар. Милиционерларның гамәлендә бернинди җинаять кылу юк дип табылган.

Үз илендә ниндидер яклау табачагына бөтенләй өметен өзгән кыз Казан хокук яклау үзәге ярдәме белән Страсбург мәхкәмәсенә шикаять әзерләгән.

Үзәкнең юристы Регина Шакирова сүзләренчә, милиционерлар кеше хокукларын яклау һәм иреген чикләү Европа Конвенциясен бозган.

Рахманова җомга көнне Казан хокук яклау үзәгенә шикаятьнең Европа мәхкәмәсенә җибәрелүен әйткән.
XS
SM
MD
LG