Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Җиңү көнен билгеләп уздылар


Русиядә Җиңү бәйрәмен билгеләп уздылар. Казанның меңъеллык мәйданында хәрби парад оештырылды.

Хәрби киемнәрдән гәскәриләр икенче ел инде Казан Кирмәне дивары яныннан зур колонна булып узды.

Бәйрәмгә халык шактый җыелган иде. Кайберәүләр тамашаны мәйдандагы чирәмгә ятып карады.

Барлык ветераннарны, тыл хезмәткәрләрен һәм Казан гарнизоны хәрбиләрен Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев котлады.

Аның сүзләренчә, киләсе елга җиңүнең 65 еллыгы аеруча да зурлап уздырылачак. Моңа әзерлек нисбәтеннән торгызылган хәрби парадларны ул мөһим чараларның берсе булуын әйтте.

Татар-информ хәбәр итүенчә, меңъеллык мәйданында Казан гарнизоны хәрбиләре, Казан югары хәрби училищесы вәкилләре, милиция хезмәткәрләре, ОМОН, кадетлар, югары уку йортларының хәрби кафедра студентлар колоннасы катнашкан.


Парадтан соң үзәк стадион янында бәйрәм дәвам итте. Анда балалар һәм яшьләр өчен төрле мәйданчыклар эшләде. Аерым алганда корал сүтү һәм җыю буенча ярышлар, машина йөртү дәресләре үткәрелде.

Шулай ук Татарстан коммунистлары партиясе вәкилләре дә Җиңү көненә Горький паркына чыкты. Аларның кайберләре Сталин рәсемнәрен күтәргән иде.


Мәскәүдә Кызыл мәйданда Русия президенты Дмитрий Медведев халыкны котлап, фашизмны җиңү – күп илләргә “сабак”, диде.

Быел Мәскәүдә җиңү көне уңаеннан узган парадта 9 мең хәрби катнашты. Советлар берлеге таркалганнан соң, бу кадәр гаскәринең һәм хәрби техниканың әле катнашканы булмаган иде. Анда 70ләп очкыч һәм боралак тәкъдим ителде.
XS
SM
MD
LG