Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бенедикт XVI Үрдүндәге сәфәре азагында католиклар өчен гыйбәдәт кылу уздырды


Ачык һавада узган бу чарада 20 меңләп христиан катнашты. Аларның күпчелеге Якын Көнчыгыштан иде.

Сәфәре вакытында католик чиркәве башлыгы мәчеттә дә булып мөселман илләре башлыклары алдында чыгыш ясады.

“Нинди конфессиядән булуга карамастан, дин кешеләрне берләштерүче көч булырга тиеш”, диде Рим папасы.

Үрдүннән тыш, Бенедикт XVI-нчы Израиль һәм Фәләстиндә дә булачак. Аның сәфәре 15 майга кадәр дәвам итә.
XS
SM
MD
LG