Accessibility links

Кырым татарлары автоузышлар һәм митинг уздырачак


Кырым татарларының сөргенгә серелүенең 65 еллык чаралары кысаларында, 15-18 майда “Көйдәшләр” (“Якташлар”) кырым татар республика иҗтимагый оешмасы автоузыш һәм Ялта белән Алушта төбәкләрендә митинг уздырырга ниятли. Бу хакта Симферопольдә узган матбугат очрашуында оешманың җитәкчесе Ибраһим Военный белдергән иде.

Аның сүзләренчә, бу чаралар турында җирле хакимиятләргә рәсми белдерүләр җибәрелгән.
XS
SM
MD
LG