Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең Дәръа шәһәрендә атышлар дәвам итә


Сүриянең көньягындагы Дәръа шәһәрендә сишәмбе көнне дә атышлар дәвам итте. Дүшәмбе көнне хөкүмәткә каршылык белдереп урамга чыкканнарны бастыру өчен көч кулланылган иде.

Хокук яклаучылар белдерүенчә, соңгы тәүлекләрдә шәһәрдә 25-ләп кеше үлгән. Берничә атна эчендә Сүриядә булган халык күтәрелешләрендә йөзләрчә кеше үлде.

Франция белән Британия БМО һәм Европа Берлеген демонстрантларны бастыруда көч күлланган өчен Сүриягә карата чаралар күрергә чакырды.

Кушма Штатлар Шәм-Шәрифкә булган чикләүләрен кырыслатуны караячагын белдерде. Чикләүләр резолюциясе БМОның Иминлек Шурасына тәкъдим ителергә мөмкин.

Европа Шурасы башлыгы Һерман ван Ромбей, БМО һәм Гарәб илләре лигасы теләктәшлегеннән башка, Европа Берлеге үзе генә Сүрия хакимиятенең көч куллануын туктатуына ирешеп булмаячагын таный.
XS
SM
MD
LG