Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Шигърият бәйрәменә каян килдегез?


Тукайга 125 ел тулган көнне Казанда шигърият бәйрәме узды. Бәйрәмгә халык күпләп җыелган иде. "Азатлык" хәбәрчесе аларның кайсы төбәкләрдән килгәннәре белән кызыксынды.


- Мин бәйрәмгә Казаннан килдем. Тукайны гарәп графикасында укыйм. Ул гарәп графикасында язган бит инде. Кириллицадагы шигырьләре белән чагыштырганда, аермасы бик зур.

- Тукай безнеке бит инде ул, халыкныкы. Мин дә аның якташы, Арча якларыннан.

- Без Мәскәүдән “Милли хәзинә” фестиваленә “Ак калфак” җырын алып килдек. Тукайның туган көненә 125 ел тулуга багышланган Казандагы шигърият кичәсен күрергә дә насыйп булды.

- Без Питрәчтән “Җәүһәр” ансамбле белән килдек. Зур кунакларны каршыладык. Җырладык, биедек, күңел ачтык.

- Без – мари халкы оешмасы. Казанда телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, бергәләшеп яшибез.

- Без – Әтнәдән, гармунчылар төркеме.

- Без Оренбурдан башкорт ансамбле белән килдек.

- Без курсташлар белән очрашырга дип килдек. Бик күп җирләрдән, Алманиядән, Эстониядән килгәннәр.

- Без Казан шәһәренең Имәнлек урамында урнашкан татар гимназиясе балаларын алып килдек. Шигырь сөйләргә бик тә яраталар. Әмма быел безнең балалардан сөйләтмәделәр.

- Мин үзем Иваново шәһәрендә яшим. Бабаларыбыз Сарытау якларыннан. 1912 елда Габдулла Тукай аларның авылына килгән чакта, аны күргән булганнар. Тукайның шигырен үзе алдында сөйләгән идем дип, бабамның әйткәне әле дә исемдә.

- Мин Түбән Камадан килдем. Казан театр мәктәбендә укыйм. Габдулла Тукай – ул безнең иң яраткан шагыйребез, милләтебезнең йөзек кашы. Мин аның “Тау башына салынгандыр безнең авыл” дигән җырын беләм.

- Мин Американың Сиетл шәһәреннән үк кайттым. Юл бик авыр булса да, туган илгә кайтып төшү белән бар арыганлык бетә дә китә. Үз халкым янында җанга рәхәт.

- Мин бу бәйрәмгә кермәдем. Адреслар буенча йөри торган эшем бар. Мине кешеләр көтеп тора.

- Мин сырхауханәдән кайтып киләм.

- Мин эшкә ашыгам. Ашарга гына чыккан идем.

- Безне бәйрәмгә кертмәделәр. Туган телне яклау турында шигарләр алып килгән идек. Татар теле кысылганнан-кысыла бара. Университетта татар факультеты бетерелде, күпме татар мәктәпләре, тарихи биналар ябылды. Бу турыда беркем дәшми. Башка демократик илдә шундый хәл була калса, әллә кайчан инде чаң кагарлар иде.
XS
SM
MD
LG