Accessibility links

сишәмбе, 26 сентябрь 2017, Казан вакыты 19:27

"Мин татарча сөйләшәм" чараларында һәм йомгаклау концертында быел меңләрчә кеше катнашты.


26 апрель көнне Бауман урамы башындагы кечкенә сәхнәне Казан студентлары, татар гимназияләре укучылары, яшүсмерләр һәм балалар чолгап алды. Районнардан килгән яшьләр дә бар иде. Тәртип саклаучылар сүзләренчә, бәйрәмне карап киткән кешеләр саны 5 меңгә җиткән.

26 апрель көнне Бауман урамында үткәрелгән йомгаклау чарасы күрсәткәнчә, соңгы елларда татар җырларын яңача җырлаучы альтернатив музыкантлар бермә-бер арткан.

Элек Иттифак, Илсөя Бәдретдинова, Исмаил гына булса, быелгы чарада 15ләп башкаручы, яңа төркем сәхнәгә чыгарга теләк белдерде. Оештыручыларга берничәсен төшереп калдырырга да туры килгән. Чөнки 3 сәгатькә бар теләгән музыкантларны сыйдырып бетеп булмаган.

Яшьләр мәхәббәт турында лирик җырлар гына түгел, тарих, татар булу, асылыңны җуймау, татарча сөйләшү кебек социаль-сәяси темаларга да җырлады. Мәсәлән "Нью тормыш" төркеме Чынгызхан һәм Алтын Урда турында җырлады. Концертта рэп, рок, латина һәм башка стильләрдә яшьләр үзләре иҗат иткән татар җырлары яңгырады.

Татарстан мәгариф министрлыгы вәкилләре әлеге чарада мәктәпләрдә үткәрелгән “Мин татарча сөйләшәм” бәйгесендә җиңүчеләрне котлады. Быел бәя бирүче комиссиягә 100гә якын эш җибәрелгән булган. 3 елда бу бәйге дә колачлырак үткәрелә башлаган икән. Анда җиңүчеләрне бүләкләү аерым булачак һәм җиңүчеләр кыйммәтле әйберләр алачак.

Чараны популяр татар радиоларының DJлары алып барды. Алар халыкны кызыктыру өчен һәр җырдан соң уеннар үткәрде. Тамашачылар да бик актив булды: һәр уенга 3-4 кеше урынына 10-15 кеше йөгереп чыкты. Бүләкләре дә саллы иде.

Алып баручылар оештырган уеннар билдән түбән түгел, милли темаларга һәм иганәчеләргә багышланган иде. Мәсәлән, бер ярышта сораулар Тукай иҗаты турында булды.

"МТС" чарасы иганәчеләрне дә татарча сөйләштерә

"Билайн" ширкәте ул көнне бик күп бушлай реклама казанды. Аңа оештыручылар рәхмәтләр укып торды, тамашачылар арасында “Билайн”ның татарча хезмәтенә багышлап уен да үткәрелде. Анда җиңүчегә ширкәттән кыйммәтле смартфон эләкте.

Мәгълүмат чараларында да, интернетта да бу ширкәтнең исеме күп тапкыр яңгырады."Билайн" шулай күп реклама казангач, аның көндәшләре дә түзмәгән. Башка ширкәтләр дә "Үзебез"гә хезмәттәшлек итү турында тәкъдимнәр ясады, ди оештыручылар.

Бәйрәм рухына бирелеп, чарага килгән иганәчеләр, зур ширкәтләр бөтен белгән татарчасын җыеп, милли телдә берәр җөмлә булса да әйтергә тырышты. "Билайн" ширкәте вәкиле дә, татарча эзләүне керткән Yandex ширкәтенең Казандагы җитәкчесе дә шундыйлардан иде.

Шулай ук яшьләр дәүләт телләре турындагы канунның ни рәвешле үтәлүен тикшереп, җитештерүчеләрнең тауарларын һәм дәүләт оешмаларының интернет-сәхифәләрен карап чыкты. Нәтиҗәдә татар телен санга сукмаган коммерция оешмаларының 25 исемнән торган "анти-рейтингы" төзелде. 18 оешма "Үзебез" хәрәкәте тарафыннан төрле чараларда уңай үрнәк итеп күрсәтелде.

Римма Бикмөхәммәтова
"Электрон хөкүмәтне тикшереп чыкканнан соң татар теленә салкын карау турында дәгъваларны хөкүмәт җитәкчесе Илдар Халиковка кадәр җиткердек. Бу эш турында президент Рөстәм Миңнеханов та хәбәрдар", ди "Үзебез" яңа буын хәрәкәте җитәкчеләрнең берсе Римма Бикмөхәммәтова.

Ул берничә хәбәрче, активист, милли җанлы кеше тырышлыгы белән башланган хәрәкәтнең хакимият оешмалары белән элемтә урнаштыруын һәм меңләгән кешене җәлеп итүен 6 ел эчендә башкарылган эшнең төп нәтиҗәсе дип саный.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG