Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда сәләтле балаларны барладылар


“Йолдызлар яңгыры” бәйгесе сәләтле балаларны җыйды
“Йолдызлар яңгыры” бәйгесе сәләтле балаларны җыйды

Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында “Йолдызлар яңгыры” дип аталган сәләтле балаларның III республикакүләм бәйгесе булып узды. Әлеге бәйгедә Удмуртиянең төрле төбәкләреннән, Татарстанның Әгерҗе районы һәм Пермь өлкәсенең Чайковский шәһәреннән килгән талантлы балалар да катнашты.


Быелгы ярышларында төрле уен коралларында уйнаучы, җырлаучы, биюче, сәнгатьле укуда үзләрен сынап карарга теләүче 300ләп бала катнашты.

Беренче тапкыр 1995 елда Удмуртия татар иҗтимагый үзәге тарафыннан төрле уен коралларында уйнаучы балалар арасында уздырылган бәйге зур яңгыраш тапты. “Хәзер сәләтле малайлар-кызлар үзләрен сәнгатьнең төрле тармакларында сынап карый ала”, дип сөенечен җиткерде беренче бәйгеләрнең жюри рәисе Гайсә Талипов.

Кистем авылы егетләре
Ш республикакүләм бәйгенең жюри рәисе, Ижау шәһәренең беренче сәнгать мәктәбе мөдире Светлана Кайсина әйтүенчә, быел балалар барысы да диярлек милли киемнәрдән булуы да сөенечле күренеш. Шулай ук Светлана Риза кызы аларның беренче еллар белән чагыштырганда башкару осталыгының да үсүен билгеләде.

Инде балаларның аерым номинацияләрдә катнашуларын билгеләп үтәргә кирәк. Фортепианода уйнаучылар саны күп булды. Алар арасында Можгадан Радик Гыйльмуллин үзен иң оста уйнаучы итеп күрсәтте.

Радикның әнисе улының шундый республика күләмендә үткәрелгән бәйгедә беренче тапкыр гына катнашуын, әмма киләчәктә тагын әзерләнеп киләчәген белдерде.

Камбаркадан биючеләр төркеме
Тынлы уен коралларында уйнаучы балаларны күбрәк Ижау шәһәренең 9нчы сәнгать мәктәбе укытучылары әзерләгән. Алар халык көйләрен һәм композиторлар әсәрләрен башкарды.

Нәфис сүз осталары номинациясендә балалар күп түгел иде. Аларның сәнгатьле укуларын шагыйрә Гөлфия Исхакова бәяләде. Гөлфия ханым балаларның акценты көчле булуын, бик күп авазларны дөрес әйтмәүләрен билгеләп үтте, балалар сәхнәдән куркалар да икән әле, җитмәсә.

Нәфис сүз номинациясендә сәнгатьле итеп укучылар арасында иң яшь башкаручылар Ижау шәһәренең 116нчы балалар бакчасыннан булгандыр, мөгаен. Алар шигырьләрне сәнгатьле итеп укыды да, әйтергә кирәк, яшьләренә туры килгән әсәрләр дә сайлаган тәрбиячеләр.

Радик Гыйльмуллин
Нәфис сүз номинациясендә район мәктәпләреннән килүчеләр үзләрен яхшы яктан күрсәткән. Бу номинациядә өлкән яшьтәгеләр арасында беренче урынны Балезино районы Кистем укучысы Динә Касыймова алды.

Кистемлеләрнең малайлар хоры да өченче урында. Кистем авылы мәдәният йорты җитәкчесе Светлана Касыймова: “Балаларны бәйгегә мәктәп укытучылары белән бергә әзерләдек”, диде.

Вокал номинациясендә катнашучыларга бәяне жюри әгъзасы - танылган җырчы Зөһрә Хөсәенова бирде. Ул шулай ук катнашучыларның тавышлары матур, ноталарны дөрес җырлауларын ассызыклап, аларның авазларны дөрес әйтмәүләренә басым ясады.

Динә Касыймова
Кечкенәләр төркемендә соло номинациясендә Рөстәм Егоровка тиңнәр булмады. Рөстәмнең әнисе улына җырларны үзе сайлаган. “Бөрьян егетләре” җыры малайның тавышына да, характерына туры килгән. Ул беренче урынны алды.

Динар Шәймәрданов, ул Әгерҗе районы Тәбәрле авылы егете, өлкәннәр төркемендә беренче урынны алдды. Динар Удмуртия җирендә уздырылган бәйгеләр турында интернет аша белеп килгән икән.

Бию коллективлары да байтак булды. Камбаркадан биючеләр “Йолдызлар яңгыры” фестивалендә икенче тапкыр катнашалар. Үткән бәйгедә алар икенче урында булса, хәзер беренчеләр. Димәк, үсеш бар.

Динар Шәймәрдәнов һәм Алия Зарипова
Фестивальдә катнашучыларны котларга Казаннан “Идел” яшьләр оешмасыннан вәкилләр бар иде. Алар җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды һәм тамашачыларны дәртле биюләре белән сөендерде. Ләйсән Төхвәтуллина Удмуртия балаларын Казандагы шушындый бәйгеләргә килүчеләр белән чагыштырып караган.

“Удмуртия балалары Татарстан җирендә туып үскән балалардан бер дә ким түгел”, диде Ләйсән. Катнашучыларның җырларны, шигырьләрне үзләренең яшьләренә туры килгән әсәрләрне сайлауларына да игътибар иткән ул. Киләчәктә дә “Иман” яшьләренә ярдәм итәргә әзер булуларын да җиткерде Казан кунагы.

Фестиваль җирле авторларыбыз Ибраһим Биектаулы сүзләренә Риф Хәсәншин иҗат иткән җыр белән тәмамланды. Бу җыр шундый фестивальләрнең гимны булыр дигән фикер дә яңгырады.
Риф Хәсәншин яңа җырын башкара
XS
SM
MD
LG