Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда балалар иҗат итә


Резедә Ситдыйкова Роберт Миңнуллин белән
Резедә Ситдыйкова Роберт Миңнуллин белән

Ижау шәһәренең татар гимназиясендә балалар әдәби түгәрәккә йөри. Алар инде күптән каләм тибрәтә.

Тукай көннәренә багышланган шигърият бәйрәмендә гимназиядә җиденче сыйныф укучысы Резедә Ситдыйкова белән таныштык. Резедә шигърият бәйгесендә үзенең шигырен укырга батырчылык итте.

“Бик дулкынландым. Бүлмәдә дә, комиссиядә дә танылган шагыйрьләр утырды”, дип уртаклашты ул.

Шагыйрь Роберт Миңнуллин балалар иҗатына югары бәя бирде.

Резедә Ситдыйкова компьютерда үзенең китапчыгын да бастырып чыгарган.

Китап “Уяну” дип атала. Шундый исем бирүен Резедә яз җитүе, табигать уянуын, үзенең дә күңелендә яңа хисләр тууы белән аңлатты. Китап Резедәнең үзе ясаган күп кенә рәсемнәре белән дә бизәлгән.

Дөрестән дә, китапта кызыклы рәсемнәр, төрле темаларга кечкенә генә хикәяләр, шигырьләр басылган.

Резедә шигырьләрен өченче-дүртенче сыйныфта укыганда яза башлаган. Аңа татар теле укытучысы Рәзинә Муса кызы Касыймова этәргеч биргән.

Шулай итеп, балалар татар телен белми, ана телендә укырга теләми дигән фикер йөртүчеләр хаклы түгел дип әйтергә урын бар. Шәһәр балалары ана телен укып кына чикләнми, татар телендә иҗат та итә.
XS
SM
MD
LG