Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шаһзадә Уильям Кейт Миддлтон белән никахлашты


Шаһзадә Уильям Кейт Миддлтон белән никахлашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:13 0:00
йөкләү

Элизабет патшабикәнең оныгы, Британ тәхетенә икенче намзәт шаһзадә Уильям бүген Вестминстер чиркәвендә Кейт Миддлтон белән никахлашты. Reuters видеосы.

Шаһзадә Уильям белән Кейтның никахлашуы уңаеннан Британия бүген ял итә. Гади гаиләдән булган Кейт киләчәктә патшабикә дә булырга мөмкин.

Кияү белән кәләшкә 28 яшь. Яшьләр Эдинбург университетында танышкан, икесе дә сәнгать тарихын укыган.

Соңгы ике елда шаһзадә хәрби академия тәмамлап Уэльста хәрби һава базасында боралак очучысы булып хезмәт итә. Яшьләр инде ике ел бергә тора.

Шаһзадә Уильям (уртада)

Вестминстер чиркәвенә никахлашуга 1900 кунак чакырылган иде. Алар арасында Европа патшалыкларыннан кунаклар, министрлар, кияү һәм кәләшнең дуслары гына түгел, шулай ук танылган артистлар, сәхнә һәм спорт йолдызлары чакырылган.

Чиркәүдә никахлашудан соң кияү белән кәләш патшабикә гвардиясеннән алты ат җигелгән арбага утырып Букинһэм сараена китте. Оныгының туе уңаеннан сарайда патшабикә 600 кунак өчен мәҗлес оештыра.

Әкият тормышка аша

Уильям белән Кейтның туена игътибар бик зур. Туйны 180 илдә интернет һәм телевидениедән ике миллиардлап кеше караган. Кейт гади гаиләдән. Ул киләчәктә патшабикә дә булырга мөмкин. Британ тәхетенә шул кадәр якын булган шаһзадәләрнең берсенең дә инде 350 ел кәләшне гади гаиләдән алганы булмаган.





Лондонның сувенир сатучылары бу вакыйгага никахлашу турында хәбәр чыккач та әзерләнә башлады. Британнар һәм халыкара туристлар кияү белән кәләшнең үтеп киткәнен күрер өчен генә дә таң атканчы ук урамнарда җыела башлады. Соңгы елларда патшабикә гаиләсендә булган җәнҗалларга карамастан, Лондонга бу туйны карар өчен генә 600 меңләп турист килде, аларның күбесе чит илләрдән. Бүген башкаланың 5 меңләп урынында шаһзадә Уильям Кейт Миддлтон белән никахлашуы уңаеннан төрле күңел ачу чаралары үтә.

Кунаклар арасында футболчы Дэвид Бэкһэм һәм аның хатыны Виктория дә бар

Британия чын күңелдән шаһзадәнең яратып өйләнүенә шатлана, ди патшабикә гаиләсен өйрәнүче галим Һьюго Виккерс.

“Әлеге никахның чын мәхәббәт булуына аеруча шатбыз. Алар бергә укып университетны бергә тәмамлады, алар бер-берсен күптәннән бирле белә.”

Патшалар гаиләсе өчен бүгенгә кадәр үз ирекләре белән никахка керү дә тарихи вакыйга, күрәсең.
XS
SM
MD
LG