Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда 700-ләп сугышчы үтерелгән


Пакстан эчке эшләр министры Рахман Мәлик соңгы 4 көндә илнең төньяк-көнбатышындагы зур хәрби чараларда 700-ләп сугышчы үтерелде дир белдерә.

Якшәмбе көнне коммендант вакытын туктату тагын дистәләрчә мең тыныч кешегә Сват үзәнлегеннән иминрәк җирләргә китү мөмкинлеге бирде.

БМО белдерүенчә, 2 майдан бирле Сват үзәнлегеннән һәм күршедәге Дир һәм Бунер районнарыннан киткән 360 меңләп кеше качаклар шәһәрчекләрендә һәм үзәкләрендә теркәлгән.

Сват үзәнлегендә Талибан белән хөкүмәт арасындагы солых килешүеннән соң Талибан күрше районнарда да үз контролен урнаштыра башлагач, хөкүмәт узган атнакичтә анда Талибанга каршы киңкүләм хәрби чараларга кереште.
XS
SM
MD
LG