Accessibility links

Калининград башлыгы Кенигсберг исеменә каршы түгел


Калининград шәһәр башлыгы Феликс Лапин, Кенигсберг исемен кайтарган шул шәһәрнең Русиядә булуын тою бер горурлык булыр иде, дип белдерде.

Шул ук вакытта Лапин Калининград өлкәсен элеккечә Пруссия дип атауга каршы булуын әйтә һәм аны бәлкем дә Көнбатыш Русия дип атау урынлырак булыр иде, ди.

1945 елда Потсдам җыены Германиянең Көнчыгыш Пруссия виләятенең төньяк өлешен Советлар Берлегенә бирергә дип карар итте.

1946 елда Кенигсберг шәһәре Калинанград дип, Кенигсберг өлкәсе Калининград өлкәсе дип үзгәртелде.
XS
SM
MD
LG