Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда американ-иран журналисты иреккә чыгарылды


Иранда төрмәгә ябылган американ-иран журналисты Роксана Сабериның адвокатлары мәхкамә Саберига билгеләнгән төрмә җәзасын 2 еллык шартлы төрмә җәзасына үзгәрткәннән соң Сабери дүшәмбе көнне иреккә чыгарылды дип белдерә.

Сабери башта АКШ өчен күзләүдә гаепләнеп 8 елга төрмәгә ябылган иде. Әмма дүшәмбе аның адвокаты Салих Никбахт түбәнрәк мәхкамәнең карары үзгәртелде диде.

"Карарда Иран белән АКШ арасында дошманлык булуы расланмау сәбәпле Сабери дошман дәүләткә хезмәт иткән дигән гаепләү була алмый диелә. Әмма Сабери Иранның дәүләт иминлегенә каршы дип бәяләнергә мөмкин гамәлләр кылган өчен Ислам җәза кодексының 505 матдәсе нигезендә аңа 2 ел шартлы төрмә җәзасы билгеләнде", - диде Никбахт.

Никбахт шулай ук Азатлык радиосына Сабери иреккә чыгу белән үк Ираннан китү хокукына ия, әмма алдагы 5 елда аңа Иранда хәбәрләр әзерләү тыела диде.
XS
SM
MD
LG