Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Япониягә килде


Русия премьер-министры Владимир Путин сәяси һәм кәсепчелек җитәкчеләре белән очрашу өчен Япониягә килде.

Сишәмбе Путин премьер-министр Таро Асо белән очрашып Русия-Япония кәсепчелек бәйләнешләрен киңәйтү турында сөйләшәчәк.

Әлеге сәфәр барышында Путин Япония белән атом энергиясен тыныч максатта куллануны арттыру турында килешү имзалар дип көтелә.

Икенче дөнья сугышы ахырында Мәскәүнең Курил утрауларын тартып алуы сәбәпле ике ил арасында әле дә солых килешүе имзаланмаган.
XS
SM
MD
LG