Accessibility links

Обама 6-8 июльдә Русиядә булачак


Мәскәү кирмәне АКШ президенты Барак Обаманың 6-8 июльдә Русиядә президент буларак беренче рәсми сәфәрдә булачагын белдерде.

Бу турыда тәфсиллерәк мәгълумәт әлегә бирелми.

Элегрәк Обама Русиягә июль аенда барачагын әйткән иде.

Президент Дҗордҗ Буш чорында Русия-Грузия сугышы һәм Вашингтонның Европада ракета калканы төзү ниятләре сәбәпле АКШ-Русия мөнәсәбәтләре Салкын Сугыш чорыннан соңгы иң түбән дәрәҗәгә төште.
XS
SM
MD
LG