Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сваттагы бәрелешләрдән гади халык зыян күрә


Сват үзәнлегендә атна ахырында 200 сугышчының үтрелүен хәбәр иткән Пакстан гаскәрие, талибанга каршы башлаган чараларын арттырды.

Ике ут арасында калган төбәктәге җирле халык исә күченүен дәвам итә.

Пакстан хәрбиләре Талибан җирләренә каршы башланган һөҗүмнәрен арттыруын белдерә. Сват үзәнлегендә исә Пакстан хәрбиләре һәм динче сугышчылар арасында калган халык, төбәкне ташлап китәргә мәҗбүр була.


Һөҗүм башлаган көннәрдә өйләрен берничә мең дистә кеше ташлап киткән булса, хәзер бу сан 360 меңгә җитте - ди күзәтүчеләр. Сват үзәнлегендәге халык Бунер, Дир һәм Мәләкәнд кебек шәһәрләрдән - иминрәк җирләргә күчә.

Ләкин халыкара ярдәм оешмалары, Мәрдан һәм Пәшавәр җирләренә качып килгән халыкны урнаштыру һәм аларны ярдәм белән тәэмин итү мәсьәләсенә карата борчу белдерә. Алар, көннән-көн саннары арткан качакларны урнаштыру мәсьәләсе, алга таба кешелек фаҗигасенә әверелүеннән курка.

Качаклар саны 500 меңгә җитәр дип фаразлана

Өең 11 баласы белән ташлап, Мәрданга качкан 50 яшьлек Акила, йортыннан китү сәбәбен болай аңлатты:

"Түбәбездә утлар очыша иде, бөтен җирдә атышлар. Электр юк, су юк. Качудан башка чарабыз калмады. Барлык байлыгыбыз
булган өебезне ташлап киттек, безнең башка сайлау мөмкинчелегебез юк иде", ди ул.

БМОның Пакстандагы качакларга ярдәм бүлеге сүзчесе Ариана Руммери, чатырларга урнаштырылган 350 мең качакка, хәзер тагын 20 мең кешенең кушылуын әйтә. Ул шул ук вакытта аш һәм яшәү урыны тәэмин итүдә шәһәр халкының булышуын белдерде.

"Фаҗигага әйләнмәсен иде
"


БМОның Пакстандагы бүлеге башка оешмалар белән бергә эшли. “Без качакларга яшәр өчен чатырлар бүлеп бирдек. Аларны ашау белән тәэмин иттек. UNİCEF кебек оешмалар да, су һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә тырыша. Җирле халык та көченнән килгәнчә качакларга ярдәм итәргә тырыша. Шулай да әле проблемалар бар", ди Ариана Руммери.

Пакстан хәрбиләре соңгы көннәрдәге атышларда 700 сугышчының үтерелүен белдерә. Ә хәрби чаралар дәвам иткәндә иң күп зыянны җирле халык күрә. Алар өйләрен ташлап, кайда баруын, ни күрәсен белмичә сугыштан кача.

"Качудан башка чара юк"


Бүген иртән Мәрдан шәһәренә 9 кешелек гаиләсе белән качып килгән Наваб Али төбәктәге соңгы вәзгыять турында радиобызга болай диде:

"Нинди михнәт чигүвебезне ходай үзе генә белә. Үзебез төзегән яхшы йортыбызны, әйбәт кенә эшләгән эшебезне, кибетләрне ташлап качарга мәҗбүр булдык. Чаралар вакытында кешеләр ут астында калды, якыннарыбызны югалта башлаган идек", ди Наваб Али.
XS
SM
MD
LG